Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Өшкәтә авылында һәйкәл ачылды - "Әтнә таңы"

Тантанага килүчеләр барыбыз да , ә анда өшкәтәлеләр генә түгел, район үзәгеннән килүчеләр дә, читтән кайтучылар да байтак иде, зурлап һәйкәл дип атадык аны. Өшкәтәне перспективасыз, киләчәге булмаган авыллар рәтенә кертүчеләр әле дә җитәрлек. Авыл бетә икән, дип сөйләүчеләрне еш булмаса да, ишеткәли торгансыздыр. Тик бу сүзне Түбән Бәрәскә авыл...

Тантанага килүчеләр барыбыз да , ә анда өшкәтәлеләр генә түгел, район үзәгеннән килүчеләр дә, читтән кайтучылар да байтак иде, зурлап һәйкәл дип атадык аны.

Өшкәтәне перспективасыз, киләчәге булмаган авыллар рәтенә кертүчеләр әле дә җитәрлек. Авыл бетә икән, дип сөйләүчеләрне еш булмаса да, ишеткәли торгансыздыр. Тик бу сүзне Түбән Бәрәскә авыл җирлегенә кергән авылларда яшәүчеләр, Өшкәтә авылын һичьюгы бер барып күрүчеләр әйтмәс, алай гына да түгел, авылга хуҗалык үзәгеннән килүче таш җәелгән юлга, зур төзек, яңа салынган йортларга, авыл уртасындагы кеше өзелмәгән мәчеткә, кибеткә карап, "Сөбханалла", дип сөенеп туя алмыйсың, чөнки елдан-ел төзекләнә, үсә авыл. Ә җәй айларында ял йортларын алыштырырлык. Ленин исемендәге хуҗалык кына түгел, авылның үзеннән чыккан эшмәкәрләр дә тырыша моның өчен. 9 май -Җиңү көнендә ачылган һәйкәл-обелиск та моның бер дәлиле. Өшкәтә авылында туып үсеп, әле дә монда яшәүче Илдар абый Сәгъдиев инициативасы белән башлана эш. Аның изге ниятенә улы, "Казанкомпрессормаш" заводының генераль директоры Илнур да кушыла. Тантана барышында хуҗалык рәисе Илгиз Вилдан улы Хәйруллин да олы хөрмәт белән рәхмәт әйтте аларга. "Без Өшкәтәгә һәйкәл кирәк дип, 70 еллыкка төзү турында уйлап йөргәндә, авылның мәрхәмәтле кешесе Илдар абый улы Илнур белән бу эшкә тотынган булып чыкты. Авыл кешеләре ярдәм итте, оныгы белән Мәхмүт абый эшләде. Барыгызга да рәхмәт, игелегегез меңе белән әйләнеп кайтсын, яшь буынга тәрбия чарасы булып хезмәт итсен бу һәйкәл, Наил хәзрәт укыган догалар кабул булып, мәрхүмнәрнең рухларын шат кылсын...", - диде.

Изге эш һәрвакыттагыча дога белән башланды. Наил хәзрәт Бөек Ватан сугышында башын салган авылдашлары рухына дога укып багышлагач, аркылы бәйләнгән лентаны кисеп, обелиск өстендәге япманы алдылар. Бар халык "Ах" итте, матурлыгына сокландык. Һәйкәл алдына чәчәкләр, гөлләр утыртылган, алар янәшәсен авыл халкы, мәктәп укучылары чәчәкләргә күмде.

Бәрәскә авыл җирлегеннән Бөек Ватан сугышына - 468, Өшкәтә авылыннан 140 кеше сугышка киткән. 83 өшкәтәле кире авылларына әйләнеп кайта алмаган. Обелискка менә шуларның һәм сугыштан исән кайтучыларның исемнәре язылган. "Авылдашларыбызның исемнәрен мәңгеләштерәсебез килде, бу һәйкәл кунакка кайтканнарга туктап тын калып хәтер яңарту, кечкенәләргә бүгенге тынычлыкның күпме корбаннар бәрабәренә яулануын аңлату,"Өшкәтә бетә икән", дигән сүзләргә нокта кую урыны да булсын. Өшкәтә авылы булды, киләчәктә дә булачак, бетермик авылны, саклап киләчәк буыннарга тапшырыйк", - дип, авылдашларын бәйрәм белән котлады Илдар абый Сәгъдиев. Аңа улы Илнур да кушылды. Үзләрен дә котладылар авылдашлары, әтиләрнең, бабайларының исемнәрен сыйпап булса да китәргә мөмкинлек биргәннәре өчен рәхмәт әйттеләр.

Котлаучылар арасында район хакимияте башлыгы урынбасары Азат Мөхәммәтҗанов, район ветераннар советы рәисе Миңгазиз Зиннәтов тә бар иде.

Бәрәскә мәктәбенең башлангыч сыйныф укучыларының Җиңү көненә багышланган чыгышы күзгә яшьләр китерде. Шатландырды да: сәнгатьле сөйләм, җырлау осталыгы һәркемне сокландырды. Үттеме үтте өчен генә яшәмиләр шул бу җирлектә, барысы да алдан мең кат уйланган, үлчәнгән. "Кечкенә авыл булгач, әлләни искитәрлек булмас, дип уйлаган идек. Шаккаттык мондагы хәзерлеккә, эшләп тә караганнар...",- диделәр район үзәгеннән карарга килүчеләр.

Чынлап та шулай булды. Бәйрәм ашы кара-каршы. Өшкәтә авылы халкының рәхмәтен Бәрәскә җирлеге ветераннар советы рәисе Сөембикә Садриева җиткереп, Илнур Илдар улы белән Илгиз Вилдан улына Рәхмәт хатлары тапшырды. Бер-береңнең хезмәтен күрү, олылау менә шулай була.

Бәрәскә мәдәният йорты җитәкчесе Зөлфия Корбанованың сәнгатьле сөйләме, җанны парә-парә китергән җырлары күңелләрне мең кат нечкәртте, хисләрне ташытты, хатирәләрне кузгатты. Бәйрәм тантанасын карарга килгән сугыш елы балалары түзә алмыйча сүз сорап, хатирәләре белән уртаклаштылар. Урыны-урыны белән көлдерделәр дә...

-Без 20 яшькә кадәр урман кистек, урман утырттык. Ул чакта акча юк. Ә урманга баручыларга күлмәк, ыштан алырлык акча бирәләр. Бер елга 8 мәртәбә бардым. Менә шушында җыйналган халыкның кайсы утын кисә ала, мин шулар арасында беренчелекне ала алам. Мин үзем 1931 елгы. 1952 елда Молотов урманына Өшкәтәдән 4 кеше бардык, өчебез мәрхүм, бер мин исән. Анда безнең күргәннәрне сөйләп кенә бетерә торган түгел, шуларны уйлап әле дә йоклый алмый ятам. Тамак та әле генә туйды...- дип сөйли Мәрьям апа Габдрахманова.

Тантана тәмамлангач та китәргә ашыкмадылар, һәйкәл каршында истәлеккә фотога төштеләр, хатирәләр яңарттылар. Тикмәгә генә хәтер мәңгелек, уйлата да елата да, димиләр. Ул көнне Өшкәтәдә дә хисләр чайпалып түгелде, авылдашларны берләштерде, киләчәккә өмет уятты...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев