Өшкәтәдә таш түшиләр
Өшкәтәдә авыл юлына таш җәйдерәләр. Әлбәттә, хуҗалык ярдәме белән. Бу хакта бригадир Әнвәр Әхмәдуллиннан сораштым.
- Өченче елны ук, авыл халкы җыелып ярты километр юлга таш түшәде. "Ленин" хуҗалыгы техникасын бирде, - ди бригадир.
Юлны тигезләп, ком салып "мендәрчек" ясау "Ленин" исәбенә башкарылган. Әле мин барында да хуҗалык рәисе бригадирга телефоннан шалтыратып, күпме һәм кайсы өлешкә кирәклеген сорашты. Планлы рәвештә быел тагын 600 метр юлга таш түшиләр. Дөресрәге, тәмамлап яталар. Авылдашлары: "Башлангычы Расих Мәгъсүмовка барып тоташа", дисәләр дә, әлеге абзый редакциягә кереп, "артык зурламавымны" сорады. Ә Илдар Сәгъдиев карьер белән килешү, акча күчерү эшләрендә башлап йөргән. Халыкның күпчелеге аңлап кабул итсә дә, "Машинам юк минем", дип, уртак изге эшкә булышмаучылар да булган. Бик кызганыч, югыйсә ниндидер җиһаз яки печән, салам алып кайту, халыктан сөт җыю, кибеткә ипи китерүнең барысы да машина белән башкарыла. Таш юлдан җәяү йөрергә дә җиңелрәк. Димәк, һәрберебезнең өлеше бар.
Путанай ташын "КамАЗ"лар белән Рамил Хөснетдинов, Шәмсетдин Кинжаев, Илфат Сибгатуллин ташый. Берөзлексез "Олы Бәрәзә - Карьер" юлын таптыйлар. Ташны 15-20 сантиметр калынлыкта җәяләр.
Сокландым - биредә булганны саклый беләләр.
- Һәр язны бер атна дәвамында авылга техника кертмәскә кирәк. Без шулай эшлибез. Язын җир уйный, техника да йөреп, юлны сизелерлек дәрәҗәдә җимерә, - дигән фикердә Әнвәр Әхмәдуллин.
Бер мичкә балга бер кашык дегетсез буламы инде ул! "Шлагбаумны машина белән бәрдереп керүчеләр дә булды", - диделәр. Ә олы апалар, әбиләр көянтә-чиләк белән сөт күтәреп 1 километр чамасы авыл башына кадәр чыгарганнар! Хәтта "Ипи" машинасы да кермәгән. Югарыда телгә алган кибет хуҗасы ипине ат белән, хәтта кул арбасы белән ташыган.
- Рәхмәт яхшы авылдашларга. Алар булмаса, бер эшне дә оештыра алмыйсың, - ди бригадир.
Өшкәтәдә генә түгел, күп авылларда шулай эшләделәр. Икътисади кыенлык кичергән заманда кемдер китереп биргәнне көтмичә, үзеңә тырышырга кирәк шул. Кемдер авылына асфальт даулап йөргәнгә аптырыйм. Бездә дә юк ул. Һәм бездә дә сезнең кебек үк кешеләр яши... Халыктан акча җыеп, таш түшәдек.
P.S. Бүгенге көндә Бәхтиярдә, Олы Мәңгәрнең кайбер урамнарында, Иске Мәңгәрдә, химаяче, авыл җирлеге һәм халык ярдәме белән Югары Сәрдәдә, Чишмәле Сапның кайбер урамнарында, халык һәм хуҗалык ярдәме белән Каенсарда, шулай ук Түбән Көектә, Югары Көектә таш юллар булдырылды. Шушы көннәрдә халык җыелып һәм авыл җирлеге ярдәме белән Арыда, авыл җирлеге булышлыгы белән Бактачыга илтүче коры елга аша узучы юлга таш җәелә башлый.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
28 гыйнвар 2021 - 13:42КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #8 / "Ж" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.1100
-
28 гыйнвар 2021 - 13:10Татарстанда бер атнада кешеләрнең банк хисабыннан якынча 20 млн сум урлыйлар 2020 елда полиция хезмәткәрләре дистанцион караклык белән шөгыльләнүче 713 җинаятьчене тоткарлаган.2900
-
28 гыйнвар 2021 - 12:15Гафур Каюмовның кызы Ләйсән: «Әтинең җанында төер иде. Аннары кичерде. Тынычланды» Ләйсән Каюмова — Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры артисты. Фаҗигале вафат булган танылган драматург, режиссер һәм артист Гафур Каюмовның бердәнбер кызы.5500
-
28 гыйнвар 2021 - 10:15Табиб берьюлы ике битлек киеп йөрүнең зыянын аңлатты Ике битлек киеп йөргән очракта борын тирәсендә углекислый газ җыела башлый.4400
-
28 гыйнвар 2021 - 09:10Рөстәм Миңнеханов: Татарстанда ковидтан вакцинация нәтиҗәсен ике айдан күрәчәкләр Республика бизнесменнары чикләү шартларында эшләргә өйрәнде, дип билгеләп үтте Президент.5000
-
28 гыйнвар 2021 - 08:30Россия җыелма командасы синхрончылары татар музыкасы астында чыгыш ясый алалар Татьяна Покровская Россия җыелма командасының бер программасын туган телләр һәм Татарстан Республикасының Халык бердәмлеге елына туры китерү тәкъдиме белән чыкты.4600
-
28 гыйнвар 2021 - 08:00Каенсар авылында яшәүче, безнең өчен иң кадерле булган кешеләребезнең берсе, әтиебез Муллагалиев Наил Камил улының 28 гыйнвар көнне гомер бәйрәме – 60 яшьлек юбилее. Гомерең дәфтәренә синең өстәлде тагын бер ел.5500
-
27 гыйнвар 2021 - 19:55Йортка акча килсен, дисәң... Бу эшләрне иртәгә, Ай тулган көнне, башкарып калыгыз!19000
-
27 гыйнвар 2021 - 19:00Роспотребнадзор март аенда коронавирустан авыручылар саны кимиячәген фаразлады Зарарлану статистикасының узган елгы җәй дәрәҗәсенә кадәр кимүе май аенда булырга тиеш.8101
-
27 гыйнвар 2021 - 18:15Татарстан синоптиклары көчле җил, бозлавык һәм томан турында кисәтә Республика территориясендә уртача салкын һәм шул ук вакытта дымлы һава торышы саклана.8000
-
27 гыйнвар 2021 - 16:55«Казан утлары» журналы Марат Кәбировның «Киллер» китабын чыгара Китап февраль аенда сатуга чыгачак.5800
-
23 декабрь 2020 - 10:02Яруллина Рамина, 8 яшь
-
23 декабрь 2020 - 10:02Сираҗиева Әдилә, 7 яшь
-
22 декабрь 2020 - 14:15Василова Алия, 1 сыйныф
-
16 гыйнвар 2021 - 15:11Иң зур күрсәткеч - Әтнәдә Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгының сөт җитештерү һәм сату буенча 15 гыйнвар сводкасында, Әтнә районы элеккечә үк исемлекнең башында.28200
-
12 гыйнвар 2021 - 12:02Яңа Шашы авыл җирлегенә керүче авылларда балалар мәйданчыклары булдырыла Авыл җирлеге 5 авылны берләштерә, агымдагы елны 4сендә булачак ул.34000
-
13 гыйнвар 2021 - 10:30
-
27 гыйнвар 2021 - 11:00Әтнә район мәктәпләре ашханәсендә ризык сыйфатын тикшерәләрӘлеге минутларда Түбән Көек мәктәбе ашханәсендә тикшерү бара.27300
-
28 гыйнвар 2021 - 08:322500
-
25 гыйнвар 2021 - 15:00Әтнәдә утыз кеше коронавирустан прививка ясаткан Вакцинацияләүнең икенче фазасын 5 кеше үткән.42000
-
25 гыйнвар 2021 - 13:00Исемлектә Әтнә районыда бар Татарстанда эшкә сәләтле яшьтәге кешеләрнең үлеме күрсәткече - 100 мең кешегә 457,5 нисбәтендә.41800
-
25 гыйнвар 2021 - 19:50Коронавирустан соң ис һәм тәм сизүне кайтару ысулы билгеле Ис һәм тәмне кире кайтару өчен махсус күнегүләр ярдәм итә ала.30501
-
27 гыйнвар 2021 - 11:00Әтнә район мәктәпләре ашханәсендә ризык сыйфатын тикшерәләр Әлеге минутларда Түбән Көек мәктәбе ашханәсендә тикшерү бара.27300
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әтнә таңы
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77-73818 от 12 октября 2018 года.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мухамедзянова Гульнар Равилевна
Адрес редакции: 422750, Республика Татарстан, с. Большая Атня, ул. Советская, д.37
Телефон редакции: 8 (84369) 2-11-33; 2-11-34; 2-11-32.
Для сообщений о фактах коррупции atnatani@maiil.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика