Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Шәмнәрнең гомере кыска булды

Өлкән хәбәрче яза Минерлар бер генә тапкыр ялгыша, диләр. Электрик- монтерларның да хезмәтен шуңа тиңлим мин, нинди генә һава торышында эшләргә туры килми аларга. Әле давылы, бозлавыгы була табигатьнең. Узган атнада булган быелгы боз афәте дә зыян салды. Бигрәк тә фермаларга кыенлык килде. Рәхмәт районыбызның электрик-монтерларына, күпме эш башкармаганнардыр, утны...

Өлкән хәбәрче яза

Минерлар бер генә тапкыр ялгыша, диләр. Электрик- монтерларның да хезмәтен шуңа тиңлим мин, нинди генә һава торышында эшләргә туры килми аларга. Әле давылы, бозлавыгы була табигатьнең.

Узган атнада булган быелгы боз афәте дә зыян салды. Бигрәк тә фермаларга кыенлык килде. Рәхмәт районыбызның электрик-монтерларына, күпме эш башкармаганнардыр, утны тиз бирделәр. Өйдәге шәмнәрнең гомере кыска булды. Ильич уты сөмсерен койды шәмнең. Бу тырыш егетләргә эшләрендә уңышлар телисе килә. Хәвеф-хәтәрләр күрмичә эшләргә язсын аларга. Үзләренең тормышлары да безгә яктылык бүләк иткән кебек, якты, нурлы булсын.

Равил ҖӘЛӘЕВ,

Ары авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев