Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Шәмәрдән радиотелевизион үзәгенә 20 ел

Бүгенге яшәвебезне "зәңгәр экран"нардан башка күз алдына да китереп булмый. Аларны трансляцияләүнең нинди юллары гына юк. Спутник тәлинкәләре, "Летай" абонентлары, инде алары булмаган гаиләләрдә дә гап-гади приставкалы телевизордан түләүсез цифрлы 20 канал карый алу мөмкинлеге бар хәзер. 2015 елның 1 октябреннән генә икенче мультиплекс составындагы "Пятница" каналын да трансляцияләү башланды....

Бүгенге яшәвебезне "зәңгәр экран"нардан башка күз алдына да китереп булмый.

Аларны трансляцияләүнең нинди юллары гына юк. Спутник тәлинкәләре, "Летай" абонентлары, инде алары булмаган гаиләләрдә дә гап-гади приставкалы телевизордан түләүсез цифрлы 20 канал карый алу мөмкинлеге бар хәзер. 2015 елның 1 октябреннән генә икенче мультиплекс составындагы "Пятница" каналын да трансляцияләү башланды. Бу хезмәт Шәмәрдән радиотелевизион үзәге аша башкарыла.

Әлеге предприятие барлыкка килүенең 20 еллык юбилеен билгеләп узды. Барлыкка килү тарихы да кызыклы. Шәмәрдан радиотелевизион үзәген төзү эшләре 1991 елда ук, 1980 еллар проекты белән башкарыла башлый. Төзү эшләре "Казаньхимстрой" ПМК-2 трестына тапшырыла. Тик финанс чыганаклары булмау сәбәпле, төзелеш эше туктатыла. 1995 елда шушы ук төзелеш организациясе эшне кабат башлап җибәрә.

252 метрлы республикадагы иң биек мачтаны авыр конструкцияләрен вертолет белән күтәрергә туры килә. 1995 елда бинаның яртысы һәм 252 метрлы матча эксплуатациягә тапшырыла.

2001 елда "ТНВ" регионал каналын күрсәтү башлана. 2006 елда Татарстан Респуюликасында беренче эксперименталь цифрлы эфирлы телекүрсәтү оештырыла. Шәмәрдән радиотелевизион үзәген гамәлгә кую Татарстанның 10 районына телевизион программалар карау һәм радио тыңлау мөмкинлеген бирде. Бу исә республика территориясенең биштән бере, 395 торак пункт, 200 меңгә якын кеше дигән сүз.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев