Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Сәхнә" журналында - Әтнә кызының язмасы

Сөю бармы дисез... Бар ул сөю... Җитмешәр ел ярын көткән толлар күзендә ул. "Җиңеп кайтам, көт син!" - диеп киткән, Яуда калган меңнәр сүзендә ул. Сөю бармы дисез... Бар ул сөю... Урак-чалгы тавышы сеңгән иген кырында ул. Тальян гармун, аулак өйләр, кичке уен... Йөрәкләрдә сулкылдаган яшьлек җырында ул. Сөю бармы...

Сөю бармы дисез...

Бар ул сөю...

Җитмешәр ел ярын көткән толлар күзендә ул.

"Җиңеп кайтам, көт син!" - диеп киткән,

Яуда калган меңнәр сүзендә ул.

Сөю бармы дисез... Бар ул сөю...

Урак-чалгы тавышы сеңгән иген кырында ул.

Тальян гармун, аулак өйләр, кичке уен...

Йөрәкләрдә сулкылдаган яшьлек җырында ул.

Сөю бармы дисез... Бар ул сөю...

Телдә түгел, карашларда, җанда-бәгырьдә ул.

Тәүге мәхәббәтен оныта алмаган,

Сагышлардан телгәләнгән хәтердә ул.

Сөю бармы дисез... Бар ул сөю...

Җаваплымы-җавапсызмы - кемдә ничек...

Буыннарны, дәверләрне кичә сөю

Йөрәкләрдән йөрәкләргә күчеп-күчеп.

Сөю бармы дисез... Бар ул сөю...

Тоныклана диләр, имеш, еллар кичкәч.

Ышанмагыз, бер-береңне сөю бары арта -

Балаларың, оныкларың җиргә килгәч.

Сабыеңның ихлас баккан күзләрендә

Сөйгәнеңне, сөюеңне беркөн күргәч.

Бар ул сөю!

Гөлүсә Батталова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев