Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сәхнәгә иртәгә әниләр менәчәк

Районыбыз мәдәниятендә соңгы вакытта КВНнар гөрли һәм бу хакта инде сез хәбәрдар. Әлеге чараны көтеп, монысыннан мәхрүм кала күрмәгез. Чөнки бик әйбәт булырга охшап тора, җитмәсә керү бушлай һәм ирекле. 25 ноябрьдэ 15 сәгатьтә Әтнә театры бинасының тамаша залында "Әниләр көне" нә багышланган тамаша узачак. "Әниләр генә барырга тиештер инде...

Районыбыз мәдәниятендә соңгы вакытта КВНнар гөрли һәм бу хакта инде сез хәбәрдар. Әлеге чараны көтеп, монысыннан мәхрүм кала күрмәгез.

Чөнки бик әйбәт булырга охшап тора, җитмәсә керү бушлай һәм ирекле.

25 ноябрьдэ 15 сәгатьтә Әтнә театры бинасының тамаша залында "Әниләр көне" нә багышланган тамаша узачак.

"Әниләр генә барырга тиештер инде дип уйлаучылар булыр, барыгыз да килегез. Әниләр, Сез, бу кичәгә килергә һәм катнашырга тиеш, чөнки бик эчтәлекле, соклана торган, үрнәк ала торган, ял итә торган кичә оештырабыз. Сәхнәгә күп балалы әниләр менәчәк, аларның чыгышын да, безнекеләрнекен дә күрә алачаксыз",- ди мәдәният бүлеге мөдире Азат Хәйретдинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев