Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Шофер тот рульне туры

Районыбыз юлларында юл йөрү кагыйдәләрен бозу очраклары күзәтелеп тора.

13еннән 23 октябрь аралыгында ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан 27 протокол төзелгән. Шуларның 4се саклану каешын такмаган, 5се юл йөрү билгесен үтәмәгән һәм дә 2 исерек шофер тоткарланган. Шуның берсе тракторчы. Аның йөртү таныклыгы да юк, шул ук вакытта исерек тә. Бүгенге көндә аңа 10 тәүлек арест салынган. Икенче шоферның машинасы ябып куелган, ул үзе больницага барудан баш тарткан. Иң беренче бозлавыклар вакытында районыбыз юлында бер юл һәлакәте теркәлгән. Бер кеше тән җәрәхәте алган. "Һава торышына карап, юлда йөрү тизлеген саклагыз", - дип кисәтә районның ЮХИДИ инспекторы Фәнил Муллагалиев. Моннан тыш, ел башыннан бүгенге көнгә кадәр 36 кешегә өстәмә протоколлар төзелгән. Бу кешеләргә штрафларын вакытында түләмәгәннәре өчен суд карары нигезендә аны икеләтә түләргә туры килгән.

"Бүгенге көндә штрафларын вакытында түләмәүчеләрнең исемлекләре бар. Киләчәктә дә аларга ЮХИДИ хезмәткәрләре һәм участок полициясе белән берлектә протоколлар төзелеп, эшләре судка җибәреләчәк", - дип кисәтә Фәнил Муллагалиев. Шунсын да искәртәсе килә, штрафларны түләү вакыты 70 көн.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев