Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ә шоферлар – борчуда...

"Заправкага гына килгән идек, Әтнә районы территориясенә башка беркайчан да кермибез инде", - ди Мари Республикасында теркәлгән "ВАЗ-2107" нең исерек иясе. Аптыраган үрдән арты белән суга чума, диләр. Ул да аптыраганнан әйтте, күрәсең. Чөнки хәзер аңа 30 мең сум штраф түләргә кирәк. Ә автомобиль белән идарә итүче исерек иптәше, ЮХИДИ...

"Заправкага гына килгән идек, Әтнә районы территориясенә башка беркайчан да кермибез инде", - ди Мари Республикасында теркәлгән "ВАЗ-2107" нең исерек иясе.

Аптыраган үрдән арты белән суга чума, диләр. Ул да аптыраганнан әйтте, күрәсең. Чөнки хәзер аңа 30 мең сум штраф түләргә кирәк. Ә автомобиль белән идарә итүче исерек иптәше, ЮХИДИ инспекторы Фәнил Муллагалиев сүзләре белән әйтсәк, "10 тәүлекне "шифаханә"дә уздырачак". Соң, кисәтәсе дә юк бит инде - "права"сыз килеш машина белән идарә итәргә ярамый!..

"Урал" йөк машинасы йөртүче дә борчуга төште. Бер көнгә чәчүдән туктап торганга түгел, 30 мең сум күләмендә штраф түлисе булганга... Шунысы бик гаҗәпләндерә, исерек шоферлар "Ник эчтем икән?" димиләр, "Каян килеп чыкты бу ЮХИДИләр?" дип гаҗәпләнәләр.

Исерекләргә генә түгел, хәзер мопедта чабучы малайларга каршы да кануннар катгыйланды. Юлда инспектор бер-бер артлы диярлек 2 мопедны туктатты. Йөртүчеләр икесе дә "права"сыз булып чыктылар. Әлбәттә, инспектор мондый очракларны да игътибарсыз калдырмый. Әти-әниләренә балаларына тиешле игътибар күрсәтмәгән өчен административ протоколлар төзеде. Шундый канун да бар - 5.35 маддәне игътибар белән укып чыгыгыз да, 16 яше тулмаган балагызны мопедка якын җибәрмәгез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев