Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Шоферлар

Гомерен руль тотып, юл йөрүгә багышлаган әлеге һөнәр ияләренә гозер төшмәгән кеше сирәктер. Юл газабы - гүр газабы , дип халык белми әйтми шул. Олы Мәңгәр авылы егетләре Ирек Камалов һәм Айдар Гәрәев менә инде ун елга якын Әтнә - Арча- Әтнә -Казан маршруты буенча пассажирлар йөртәләр. Хәер, безнең районда...

Гомерен руль тотып, юл йөрүгә багышлаган әлеге һөнәр ияләренә гозер төшмәгән кеше сирәктер. Юл газабы - гүр газабы , дип халык белми әйтми шул. Олы Мәңгәр авылы егетләре Ирек Камалов һәм Айдар Гәрәев менә инде ун елга якын Әтнә - Арча- Әтнә -Казан маршруты буенча пассажирлар йөртәләр. Хәер, безнең районда аларны танымаган кеше юктыр. Кеше хәленә керәләр, үтенечне кире какмыйлар. Гаиләләрендә дә бар да тәртип. Ирек тормыш иптәше Халидә белән ике кыз үстерделәр. Айдарның гаиләсе ишлерәк. Фельдшер булып эшләүче тормыш иптәше Раушания белән ике кыз, бер ул тәрбияләп үстерделәр. Кызлар Казанда, югары уку йортларында, ә уллары Айзат урта мәктәпнең 4 сыйныфында укый. Айдарның әнисе Фәүзия апа алар белән бергә яши. Тырыш егетләргә киләчәктә дә уңыш юлдаш булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сентя рьдђ