Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Штраф түлисең килмәсә, хисап тот

Россия Федерациясенең Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы хаты нигезендә 2018 елның 1 мартыннан барлык эш бирүчеләр дә (финанс-хуҗалык эшчәнлеге алып бармаучылар да) Пенсия фондына үзләрен оештыручылары һәм җитәкчеләре турында хисап тапшырырга тиешләр. Нинди яңалык бу? Шул турыда сөйләшү өчен без редакциягә Әтнә районы буенча Пенсия фонды җитәкчесе урынбасары Гүзәл Хәбибуллинаны...

Россия Федерациясенең Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы хаты нигезендә 2018 елның 1 мартыннан барлык эш бирүчеләр дә (финанс-хуҗалык эшчәнлеге алып бармаучылар да) Пенсия фондына үзләрен оештыручылары һәм җитәкчеләре турында хисап тапшырырга тиешләр.

Нинди яңалык бу? Шул турыда сөйләшү өчен без редакциягә Әтнә районы буенча Пенсия фонды җитәкчесе урынбасары Гүзәл Хәбибуллинаны чакыр­дык.


- Гүзәл Камилевна, бу үзгәрешләр ни өчен кирәк?
- Тиздән электрон хезмәт кенәгәләренә күчү планлаштырыла. Ә анда эшкә керү һәм эштән китү мәгълүматлары барысы да теркәлергә тиеш. Шуны да әйтеп үтәсе килә, предприятиене оештыручылар һәм аларның җитәкчеләре арасында пенсионерлар бар. СЗВ-М формасын, ягъни предприятиедә эшләгәнне раслаучы мәгълүматларны Пенсия фондына тапшыр­ганнан соң, әлеге пенсионерлар эшләүче булып исәпләнәләр һәм аларның пенсияләре индексацияләнмәячәк.
- Аңлавымча, бу яңалык юридик затларга гына кагыла.
- Әйе.
- Районда барысы исәптә торучы күпме оешма исәпләнә? Аларны оештыручылар һәм җитәкчеләр арасында пенсонерлар бармы?
- Районда барысы 197 оешма бар. Аларны күпме пенсионер оештырган яки җитәкли - андый мәгълүмат юк. Әмма алар аз түгел. Чөнки балаларның әнисе яки әтисе исеменә предприятие ачып җибәрү очрак­лары күзәтелә.
- Пенсионер әти-әниләргә бер дә файдага түгел икән әле бу. Пенсияләре индексацияләнүдән туктаячак бит. Ә хисапны ай саен тапшырып барыр­гамы?
- "СЗВ-М" формасындагы мәгълүматны ай саен 15енә кадәр тапшырырга кирәк.
- Ә тапшырмасаң?
- Штраф каралган. Искә төшереп үтәм: 2017 елның 1 гыйнварыннан оешмалар Пенсия фондына ике төрле хисап тота. Аның берсе иминиятләнгән хезмәткәрләрнең эшләве турындагы мәгълүматлар, ул ай саен тапшырыла, икенчесе - стаж турында, ә ул елга бер тапкыр тапшырыла.
- Районда исәптә торган 197 оешма бар, дидегез. Алар тиешле хисапны вакытында тапшырамы?
- Бу сорау безне борчый. 197 оешманың нибары 140ы гына ай саен тиешле хисапны тапшыра. Форма "СЗВ-М" хисабын тапшырмаганнары өчен штрафлары җыела барачак, бу аларга зыян гына. Финанс-хуҗалык эшчәнлеге алып бармаучыларга салым һәм пенсия фонды исәбеннән төшәргә кирәк.
- Сораулар туса, кая мөрәҗәгать итәргә?
- Теркәлү урыны буенча Пенсия фондына.
- Аңлатуыгыз өчен рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев