Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Штраф түләмәсәң – 15 тәүлек

Узган атна барышындаЭчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре тарафыннан юлны тиешле урында чыкмаган өчен 3 кешегә протокол төзелгән. Бер машина йөртүче баласын махсус утыргычсыз йөрткән өчен, алты машина йөртүче куркынычсызлык каешларын такмый йөргән өчен, берсе - документларын өйдә онытып калдырган өчен, тагын берсе - страховкасыз йөргән өчен административ җаваплылыкка тартылган....

Узган атна барышындаЭчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре тарафыннан юлны тиешле урында чыкмаган өчен 3 кешегә протокол төзелгән. Бер машина йөртүче баласын махсус утыргычсыз йөрткән өчен, алты машина йөртүче куркынычсызлык каешларын такмый йөргән өчен, берсе - документларын өйдә онытып калдырган өчен, тагын берсе - страховкасыз йөргән өчен административ җаваплылыкка тартылган. Сигез машина йөртүчегә номерлары укылмаган, тагын бишесенә - техник яктан төзек булмаган машинада йөргән өчен протоколлар төзелгән. 4 вак юл һәлакәте теркәлгән. "Штрафлары булган машина йөртүчеләр аларны вакытында түләү кирәклеген онытмасыннар иде. Бүгенге көндә районда 23 кешенең барлыгы 10 меңнән сум күләмендә штрафы бар. Мондыйларга карата махсус санкцияләр кулланылачак. Бу исә - штрафны икеләтә күләмдә түләү, яисә 15 тәүлеккә кадәр арест яки 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләрне күз уңында тота", - дип кисәтә ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Рифат Нурмехәметов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев