Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Маска һәм перчаткасыз йөреп кенә кара

Татарстанда Covid-19 буенча соңгы берничә көндә тотрыклылык сакланып килсә дә, районыбызда авыручылар саны көннән-көн артуы күңелгә шом сала.

Район үзәгендә полиция хезмәткәрләре туктаусыз дежурлык итә, биредә бүгенге көндә бик сирәк очракта гына перчаткасыз йөрүчене күрергә була. Маска турында әйтеп тә тормыйм – “Бездә халык тыңлаучан”, – дип куанырга гына кала. Әмма шуңа да карамастан, таләпләргә игътибар итмәүчеләр дә юк түгел.
– Таләпләр үтәлеше буенча эшне дәвам итәбез, – ди район Эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Ленар Минһаҗев. Мондыйларга карата бүгенге көндә 40тан артык протокол төзелгән. Атнага ике тапкыр бөтен шәхси состав белән рейдларга да чыгабыз. Район үзәгеннән читтә яшәүчеләр дә бу хакта белеп торсын иде – урамда бары тик маскадан булырга, кибет кебек урыннарда – перчатка да кию мәҗбүри.
Штрафка тартылучылар арасында 6 шәхси эшмәкәр дә бар – никадәр әйтеп килсәк тә, игътибар җитеп бетми. Кибеткә кергән сатып алучыдан маска һәм перчаткадан булуын таләп итү авыр эш түгел бит инде. Андыйларга бөтенләй хезмәт күрсәтелергә тиеш түгел. Кызганыч, эшмәкәрләр әнә шуны аңлап бетерми. Нәтиҗәсе – җаваплылыкка тартабыз андыйларны.
Сәламәтлек саклау хез­мәт­кәрләре кебек, без дә авырулары расланган, шул исәптән мондыйлар белән контактта булучыларны күз уңында тотабыз. Теләсә-кайсы вакытта тикшерү булырга мөмкин.
Ә штрафы саллы, монда инде сезне кисәтеп тормаячаклар – 15 меңнән алып 40 меңгә кадәр.

Шунсыз мөмкин дә түгел, тирә – яктагыларның гына түгел, еш кына үзләренең  дә сәламәтлегенә битараф караучылар да очрап тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев