Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Шулай бервакыт Мәңгәрдә

Үз ялганына ышанып Безнең авылда сөйләшергә бик ярата торган Зиннәт бабай Сәфәргалиев бар иде. Аның янына килеп утырган кеше, Зиннәт бабайның сөйләгәннәрен тыңлап, сәгатьләр буе аның авызына карап утырыр иде. Ул сүзгә тапкыр, шаян кеше иде. Сугыш еллары, кибеткә товар сирәк кайта. Кибет ягыннан өенә кайтып барганда, урамда очраган һәр...

Үз ялганына ышанып Безнең авылда сөйләшергә бик ярата торган Зиннәт бабай Сәфәргалиев бар иде. Аның янына килеп утырган кеше, Зиннәт бабайның сөйләгәннәрен тыңлап, сәгатьләр буе аның авызына карап утырыр иде. Ул сүзгә тапкыр, шаян кеше иде. Сугыш еллары, кибеткә товар сирәк кайта. Кибет ягыннан өенә кайтып барганда, урамда очраган һәр кешегә, бик җитди кыяфәт белән, кибеткә шикәр кайткан, дип хәбәр сала икән. Халык кибеткә чаба башлаган, ә Зиннәт бабай көлемсерәп, боларны күзәтә икән. Бераздан моның күңеленә шом кергән: "Тукта әле, кибеткә чабучы күп, кайтучы күренми, әллә товар кайтып, халык чиратка басты микән," - дип ул да кибеткә чапкан диләр. Кадак Сугыштан соң Олы Мәңгәрдә мәктәп директоры булып Шакирҗанов Артур абый эшләде.Аны һәм аның тормыш иптәше,рус теле укытучысы Татукова Фаина Федоровнаны Мәңгәр халкы бик хөрмәт итә иде.Югары оч мәчетен сүтеп,аның материалларыннан бер-ике сыйныф бала укырлык бина төзергә булалар.Хуҗалык мәшәкатьләре белән башы әйләнгән Артур абый Зиннәт бабай янына килеп утыра.Зарланып: - Мәктәп төзисе, бар иде, Зиннәт абый,кадак табып булмый әле,- дигән. Зиннәт бабай: - Син,энем,аптырама.Кадакны тимер чыбыктан эшләтеп була.Менә мин 3 кило тимер чыбык сатып алган идем,шуннан 5 кило кадак чыкты, - дигән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев