Шушы кулларын җуймасыннар
Авыл җирлекләре яисә оешма командалары катнашында “Шаяннар һәм тапкырлар клубы” (КВН) бәйгеләрен уздыру узган елларда матур традицияләрнең берсенә әйләнгән иде. Әмма, соңгы елларда ул онытылып торды.
Һәм менә, узган атнаны әлеге клуб үзенең эшен янәдән башлап җибәрде. Бу юлы бәйгене Яшьләр эше һәм спорт бүлеге оештырды. “Безнең максат – яшьләр белән әлеге клуб уеннарын башлап җибәрү иде. Дөрестән дә, алар арасында тапкыр, шаяннар байтак. Ә нигә әле шуннан файдаланмаска?! Андыйларны сәхнәгә чыгару, булган сәләтләре белән бүтәннәрне дә таныштыру – без әнә шуңа омтылабыз”, – ди Яшьләр бүлеге җитәкчесе Рамил Шәйхиев.
Шаяннар һәм тапкырлар чыгышын караганнан соң, куелган максатка берникадәр дәрәҗәдә ирешүләрен дә аңладым. Уен-көлке, җыр-бию – чын мәгънәсендә күңелле тамаша булды бу. Аеруча, Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы укучыларының “Студstyle” командасы таң калдырды. Вәт уйнап та карадылар, ичмасам. Авызны җыя торган да булмады. Олы Әтнә мәктәбенең “Мастера и Маргаритка” командасы да, Әтнә яшьләренең “Чыш-пыш яки... Әйдә ярый“ командасы шаярулары да аларныкыннан азга гына калышты.
Командалар чыгышын мәртәбәле жюри бәяләде. Район мәгариф бүлеге мөдире Ленар Гарипов, мәдәният бүлеге мөдире Гөлнара Гәләүтдинова, мәдәният йорты директоры Әлфинә Мөхәмәтҗанова, сәнгать мәктәбе директоры Алия Абдуллина һәм Яшьләр эше бүлеге җитәкчесе Рамил Шәйхиев. Игътибар иткән булсагыз, жюридагылар үзләре дә яшьләр һәм моңа охшаш бәйгеләрдә үзләре дә күп катнашкан кешеләр.
Бәйге өч бүлектән торды – сәламләү өлеше, сорау-җавап һәм алдан әзерләп килгән миниатюра күрсәтү. Беренче һәм икенче өлешләрдә чыгыш ясап, техникум яшьләре командасы көндәшләрен күпкә артта калдырды. Шунысын да әйтергә кирәк, шаяннар һәм тапкырлар клубы бәйгесе – беренче чиратта исеменнән үк күренгәнчә, тапкырлык һәм шаянлык белән бәйле. Җыр-бию бәйгесе түгел, вакытны әрәм итеп торасы да юк. Билгеле, музыкаль бизәлеш бәйгедә аерым урын алып торды һәм ул чыгышларга төгәл туры килерлек итеп алынган иде.
Техникум командасы үзенә карата булган ышанычны аклады – беренче урын аларда иде. Икенче урынга “Мастера и Маргаритка” чыкты. Өчтә – “Чыш-пыш...”лар. Командаларның һәркайсына рәхмәт белдерәсе килә. Әмма шул ук вакытта, мәктәп укучыларын яшьләр белән бер сәхнәдә күрү каршылыклы фикерләр дә тудырды. Оештыручылар моңа киләчәктә игътибар бирерләр дип уйлыйм. Шулай ук чыгыш ясаучылар бераз әдәп һәм әхлак кагыйдәләре хакында да онытмасыннар иде. Чыгыш вакытында хәтта тамашачы оялып утырырлык булмасын инде. Әнә бит, техникумнарныкы бер артык сүз дә, хәрәкәт тә юк – башкалар өчен үрнәк. Бу командадан Фирдүс Кәбиров исә “Иң шаян егет” номинациясенә лаек булды.
“Беренче коймак төерле була”, – дияргә яратабыз. Төерне болгатып таратып та була бит. Тырышлык кына кирәк. Киләчәктә тагын да кызыклы чыгышлар күрәсе килә. “Студstyle” да, “Чыш-пыш...” яшьләре дә шушы кулларын жуймасыннар иде. Ә мәктәп укучыларының әле барысы да алда – бәйгеләре дә, ярышлары да күп булыр. Уңышлар барысына да!
Автор фотосы.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
14 август 2022 - 08:07Яшьлегемдә кала алмадым Шигърият Кышкы кичтә тәрәзәгә багам: Уйлар илтә әллә кайларга.5700
-
13 август 2022 - 20:00Әтнәдә юл һәлакәте булган Бүген 15:40 Әтнә белән Бәрәскә юлында авария булган.11800
-
13 август 2022 - 16:01Әткәй кулларының җылысы Исләремә төшә гамьсез чагым: Офыкларда кояш сүрелгәч, Әй йөгерә идем, каршыларга Чат башында әткәй күренгәч.11900
-
13 август 2022 - 15:53Туган нигез туфрагы Туган нигез туфрагы ның тарту көчен, чит җирләрдә олыгайгач кына беләсең ахрысы.11300
-
13 август 2022 - 12:47Сатып алганда брак күлмәк эләксә, аны кибеткә кире кайтарып буламы? – Без хатын-кызлар бигрәктә, матур күлмәкләр күрсәк, аның яныннан тыныч кына үтеп китә алмыйбыз. Сатып алынган күлмәктә җи алынган күлмәктә җи теш сезлеклр ачыкланган очракта ниш ләргә?11600
-
13 август 2022 - 10:45Хатынына урындык ыргытып, башын тишкән Ир белән хатын – куш тирәк: төбе бер дә тамыры бер. Татар халкында ир белән хатын турында нинди генә мәкальләр юк. Ир белән хатын арасына кермә, дип тә әйтәләр әле безнең халыкта. Тик чынбарлык башкачарак шул.17100
-
13 август 2022 - 07:42Бер атнада 30 очрак августтан 7 августка кадәр аралыкта район юлларында машина йөртүчеләр тарафыннан 30 юл кагыйдәләрен бозу очрагы теркәлгән.13600
-
12 август 2022 - 15:1314 яшьлек хоккейчы СКА күнегүләрдән соң вафат булган - алка йөрәк өлкәсенә эләккән Табиблар коткару өчен кулдан килгәннең барысын да эшләделәр., - дип яза KAZANFIRST.17600
-
12 август 2022 - 14:107 айда - 341 арест Россия административ хокук бозулар турындагы кодексының 20.25 маддәсе, I өлеше нигезендә, административ законда каралганча административ штрафны тиешле срогында түләмәү, аны икеләтә күләмдә түләүгә яки 15 тәүлеккә кадәр административ арестка. яисә, 50 сәгатькәчә мәҗбүри эшләр башкаруга китерә.16800
-
12 август 2022 - 12:30АО «Транснефть – Прикамье» завершило подключение участков нефтепроводов после реконструкции в Пермском крае АО «Транснефть – Прикамье» выполнило технологическое подключение двух реконструированных участков магистральных нефтепроводов (МН) Холмогоры – Клин и Сургут – Полоцк, проходящих через автодорогу Пермь – Екатеринбург в Пермском крае.10600
-
12 август 2022 - 08:03Новости «Агрополии»: добавили сервис просмотра «Паспортизация полей» ИС АПК РТ «Агрополия» – единая цифровая экосистема, собирающая данные с хозяйств, районов, информационных систем регионального и федерального уровней.13500
-
11 август 2022 - 17:14Татарстанда ковидтан авыручылар саны өч атнадан артыр дип көтелә Татарстанда коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны Россия башкаласындагы күрсәткечләргә бәйле рәвештә артачак. Бу хакта Төбәк белән идарә итү үзәгенең туры эфирында Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары – Казанның Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков сөйләде.13600
-
8 август 2022 - 10:11Ислам Шакиров, Иске Өҗем авылы
-
29 июль 2022 - 08:31Олы Әтнәдә чүп контейнерлары урнаштыралар
-
12 август 2022 - 08:03Новости «Агрополии»: добавили сервис просмотра «Паспортизация полей» ИС АПК РТ «Агрополия» – единая цифровая экосистема, собирающая данные с хозяйств, районов, информационных систем регионального и федерального уровней.13500
-
10 август 2022 - 08:19Татарстанда миллион тоннага якын ашлык җыеп алынган Татарстанда миллион тоннага якын ашлык җыеп алынган, барлык мәйданның 16 проценты суктырылган. Бу хакта Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.17000
-
12 август 2022 - 12:40Балаларга сумкалар өләштеләрАй дәвамында барган "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясенә нәтиҗәләр ясалды.47900
-
5 август 2022 - 10:05Мөгезле эре терлек тиреләре алабыз, эч майлары да җыябыз Телефон 89534083730,8962559293432200
-
12 август 2022 - 12:40Балаларга сумкалар өләштеләр Ай дәвамында барган "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясенә нәтиҗәләр ясалды.47900
-
11 август 2022 - 11:21Әтнәдә тагын бер исерек йөртүчегә суд булды Алкоголь эчемлек кулланган хәлдә транспорт руленә менеп кунаклаучылар кимеми.24101
-
12 август 2022 - 15:1314 яшьлек хоккейчы СКА күнегүләрдән соң вафат булган - алка йөрәк өлкәсенә эләккән Табиблар коткару өчен кулдан килгәннең барысын да эшләделәр., - дип яза KAZANFIRST.17600
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әтнә таңы
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77-73818 от 12 октября 2018 года.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мухамедзянова Гульнар Равилевна
Адрес редакции: 422750, Республика Татарстан, с. Большая Атня, ул. Советская, д.37
Телефон редакции: 8 (84369) 2-11-33; 2-11-34; 2-11-32.
Для сообщений о фактах коррупции atnatani@maiil.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика