Әтнә таңы

"Шушы юлны сайлавыма үкенмим"

Шул исемдәге сәхифәбездә Әтнә татар дәүләт драма театры тормышы, артистлары хакында язарга булдык.

Танышыйк, димәктән, газетабыз битләрендә артистларыбыз турында яза башлаган идек. Кызганычка каршы, тукталып калды. Газета укучыларыбызның тәкъдимнәрен дә искә алып, яшь һәм танылган артистларыбыз тормышын яктыртуны кабаттан баш­лап җибәрәбез.

Реклама

Газета битләрендә кайсы артистны күрәсегез килә, кызыксындырган нинди сорауларыгыз бар, шул хакта языгыз безгә.

Сәхифәбезнең бүгенге кунагы – Рәзилә Мөхлисуллина.   
Рәзилә Мөхлисуллина -  Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театрының яшь артисткасы. Әтнә теат­рында икенче сезонын эшли. Яшь булса да, тамашачы күңелендә үз урынын алды дисәм дә ялгыш булмастыр. Бүгенге әңгәмәбез дә нәкъ менә шул хакта.
Рәзилә иң элек театр сөючеләрне үзең бе­лән таныштырып үт­сәң­че?
– Мин үзем тумышым белән Кукмара районы, Мәмәшир авылы кызы. Шунда тудым, шунда үстем, шунда укыдым. Аннары 11 сыйныфны тәмамлагач, Казан дәүләт мәдәният һәм сән­гать институтында Фә­рит Бикчәнтәев белән Илгиз Зәйниев курсын тә­мамладым. Укуны тәмамлагач, бер ел Буа теат­рында эшләдем. Ләкин Буа бик ерак булгач, минем Кукмарага якыная­сым килде, барырга, кайтырга да бик ерак. Аннары Әтнә театры белән элемтәгә чыгып, бирегә эшкә килдем.
– Гаиләгездә артист кешеләр бармы? Ни өчен әлеге юлны сайларга булдың? Синең тавышың да бик матур бит.
– Әнием әйтүе буенча мин күбрәк әти ягына охшаганмын. Әти ягыннан апалар-абыйлар күбесе сәнгать кешеләре. Клубта эшләгәннәр. Әтием һәм әтиемнең абыйсы бик матур итеп рәсемнәр ясыйлар иде. Открытка­лар, конвертлар, шамаил­ләр. Әни әйтә, бабамның абыйсы бар иде ди, әни ягыннан була инде, ул булган җирдә бервакытта да күңелсез булмый торган иде, ди. Әни белән икәү генә булганда, без өйдә бергәләп  ике җыр җырлыйбыз. Берсе – “Сарман”, икенчесе “Керим әле урманнарга” җыры. Ул беркайчан да кеше янында җырламый. Ә миңа кушылып җырлый. Шуңа да әнием дә җырлый ала торгандыр, дип уйлыйм мин. Тик җырламый гына.
– Ни өчен артист, ә җырчы булып китәргә уйламадың?
– Бик кызык сорау. Мин 7 сыйныфтан 11гә кадәр Кукмара сәнгать мәктәбенә йөрдем. Вокал классында укыдым. Укытучым Алия Курочкина иде. Аның белән ничә еллар вокал юнәлешендә укырга керербез дип әзерләндек үзебезчә. Тик укырга керә башлагач, уйландыра башлады. Ярар бу апа мине җырларга өйрәтте. Җырлый беләм. Ә хәзерге эстрадада бит нәрсә кирәк – шоу, матур-матур кос­тюмнар. Уйлап-уйлап ка­радым да, ә кем миңа булышыр, кем мине ул дә­рәҗәгә күтәрер, дип. Аннары укытучым әйтә, быел менә Фәрит Бикчәнтәев курс җыя, дип ишеттем. Тормышыңны сәнгать белән бәйлисең килсә, театрга бар әле, диде. Анда сине бар яктан да үстерерләр, дигәч, шуңа керергә әзерләнә башладым. Баштарак театр дөнья­сының нәрсә икәнен аңлап бетермисең. Сүз ятлыйм да сөйләп йөрим дип уйлыйсың. Үзем дә баштарак нәрсә икәнен аңлап бетермәдем. Тик бүгенге көндә шушы юлны сайлавыма үкенмим.
– Рәзилә Анна Батуринаның “Фронтовичка” спектаклендә төп рольне башкардың. Бик авыр спектакль. Рольгә кереп китүе кыен булмадымы?
– Дөресен генә әйткәндә, режиссер Мария Пет­ровна ролен тәкъдим иткәч, үзем дә куркып калдым. Сорауларым да туды. Нишләп мин, дип. Ә ул курыкма, бергәләп эшләп чыгарбыз, дип тынычландырды. Авыр булды шунысы, кыска гына вакыт эчендә яхшы спектакльне куяр­га кирәк иде. Көн-төн эшләргә туры килде, ашарга да пешмәде, идән дә юылмады, дигәндәй. Ләкин иң авыры тамашачыга, миннән ниндидер нәтиҗә көткән режиссерга менә шушы образны тудырып бетерә алырмынмы, дигән күңелдә курку бар иде. Дөресен әйткәндә, без инде Аллага шөкер, Аллам сакласын, сугышны күргән кеше түгел, аны аңлатып та бетереп булмый ничек икәнен. Шулай да үзебезчә тырыштык инде. Шушы рольне уйнар өчен, миңа ябыгырга да туры килде. Чөнки сугыштан кайт­кан кеше ябык булырга тиеш, диделәр. Мин моның өчен режиссерга рәхмәтлемен дә. Гомумән, “Фронтовичка” спектаклендә мин генә түгел, бөтен труппа бөтен җанын-тәнен биреп тырышты. Барыбызга да күп көч куярга туры килде. Бербөтен булып эшләү кирәк иде. Спектакльдә хәтта урындык та үз урынында булмаса, бөтен әйбер җимерелә иде.
Беренче ролеңне хәтерлисеңме?
– Мин бирегә эшкә килгәч, күбесенчә “ввод” (күптән түгел куелган яки инде күптән барган спектакльгә теге яки бу рольгә башка артистны билгеләү) булды. Режиссерыбыз Рамил абый Фазлыев Гүзәлем-Әсәл спектаклендә Хәдичә роленә кертте. Курыккан идем. Август аенда килдем генә. Сентябрьдә Кыргыз­станга китәргә кирәк. Сәхнәгә чыгып эшлибез дә, Рамил абый: “Мин синең күзләреңдә бары тик курку гына күрәм, әйдә башыңнан җибәр ул уйларыңны”, – диде.    
– Айгөл Әхмәтгалиеваның “Күз нурларым” спектаклендә Ана ролен башкардың. Тамашачы буларак әйтәсем килә, әниләр күңеленә барып җитә алдың. Ә үзеңә роль ничек бирелде?
– Без бу хакта Рамил абый белән дә сөйләштек. Дөресен әйткәндә, без Рәзилә Заһидуллина белән икебез дә шушы рольдә уйныйбыз. Үзара сөйләшкән вакытта ул әйтеп куя: “Балалар турында сөйләгәндә, үз балаларым искә төшә дә, чыдап булмый, елыйсыларым килә”, ди. Ә мин әйтәм, минем балаларым да юк бит әле. Аңлап булмый бу хисләрне, димен. Рамил абый: “Ә син эчкә кереп казынма, үзеңнән эзләмә. Шушы хатын буларак, спектакльгә шул күзлектән кара", ди. Спектакльне куйгач та, премьера беткәч тә уйладым. Нәрсәдер җиткермәдем барыбер. Тамашачы аңлый алган икән, мин бик шат. Аннары артист кеше үзеннән канәгать булырга тиеш тә түгелдер инде. Канәгать булса бик дөрес тә булмастыр.
Рәзилә, әңгәмәң өчен рәхмәт. Киләчәктә дә яңа спектакльләрдә күрергә насыйп булсын үзеңне.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: