Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Швейцариядә татар һәм башкортлар Сабан туе уздыра

Бәйрәм 4 июньдә Женевада "Silk Road" рестораны паркында уза. (Казан, 17 май, "Татар-информ"). 4 июньдә Швейцариянең барлык шәһәр халкы Женева шәһәренә Сабан туен бәйрәм итәргә җыела. Оештыручылар билгеләп үткәнчә, бәйрәм биредә ел да үтә. Узган ел Женевада сабан бәйрәмендә Франция, Италия, Германия, Бөекбритания һәм Швейцариянең төрле шәһәрләреннән һәм, билгеле инде,...

Бәйрәм 4 июньдә Женевада "Silk Road" рестораны паркында уза.

(Казан, 17 май, "Татар-информ"). 4 июньдә Швейцариянең барлык шәһәр халкы Женева шәһәренә Сабан туен бәйрәм итәргә җыела. Оештыручылар билгеләп үткәнчә, бәйрәм биредә ел да үтә. Узган ел Женевада сабан бәйрәмендә Франция, Италия, Германия, Бөекбритания һәм Швейцариянең төрле шәһәрләреннән һәм, билгеле инде, Татарстан һәм Башкортстаннан да кунаклар җыелган.

Быел Швейцария Сабан туенда Татарстаннан җырчылар Айгөл Хәйри (Таби) һәм "Мирас" ансамбле, Башкортстаннан Гөлнур Карабулатованың да килүе көтелә, дип хәбәр итә "Башинформ".

"Сабан туе Швейцария татар һәм башкортларын берләштереп кенә калмый, бер-берсенең күп гасырлык мәдәнияте, сәнгате, традицияләре белән таныштыра һәм саклауда ярдәм итә. Бәйрәмдә, тулаем алганда, Россиядән һәм БДБ илләреннән күчеп, Швейцариядә яшәүчеләр һәм җирле халык катнаша. Дөньяның төрле кыйтгаларында яшәүче милләттәшләребез читтә үз илләренең илчеләре булып торалар", - дип сөйләгән оештыручыларның берсе Айсылу Янтурина-Дарлес.

Милли бәйрәм Швейцариядәге "Юлдаш" татар һәм башкорт коммерцияле булмаган Ассоциациясе тәкъдиме һәм акчасына, шулай ук Татарстан сәүдә-икътисади вәкиллеге ярдәме белән оештырыла, диелә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев