Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Шәймиев Тартарияне эзли

нтерга Россия 1 каналында Татарстанның беренче Президенты турында фильм төшергәннәр. 20 гыйнвар көнне Татарстанның беренче Президенты, республика Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Шул уңайдан, 22 гыйнвар көнне «Россия 1» телеканалы аңа багышланган документаль фильм күрсәтәчәк. Ул "Шәймиев Тартарияне эзли" ("Шаймиев в поисках Тартарии") дип атала. Тапшыруның...

нтерга

Россия 1 каналында Татарстанның беренче Президенты турында фильм төшергәннәр.

20 гыйнвар көнне Татарстанның беренче Президенты, республика Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Шул уңайдан, 22 гыйнвар көнне «Россия 1» телеканалы аңа багышланган документаль фильм күрсәтәчәк. Ул "Шәймиев Тартарияне эзли" ("Шаймиев в поисках Тартарии") дип атала. Тапшыруның алып баручысы - Сергей Брилев.

Фильмда шулай берничә гасыр дәвамында барган татар-монгол дигән гыйбарәгә нокта куела. Татарлар элек-электән Болгарда яшәгән дигән фикер өстенлек итә.

- Анда яшәүчеләр рус халкы кебек монголлар һөҗүменә эләгә, - дип сөйли алып баручы.

Шулай ук, "Яңа гасыр" каналында 19 гыйнвар көнне, 19.00 сәгатьтә Минтимер Шәймиевның 70 еллыгына әзерләнгән фильмны кабатлап күрсәтеләчәк.

Чыганак: www.chahrikazan.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев