Әтнә таңы

Чикләү кертелде

Татарстанның Министрлар Кабинеты карары нигезендә автомобиль юлларындагы хәрәкәткә вакытлыча чикләүләр кертелде. Ул 15 апрельдән 14 майга кадәр гамәлдә була.

Реклама

Гомуми йөк басымы бер күчәрле йөк машинасына - 6 тонна, ике күчәрленең һәрберсенә 5әр тонна һәм 3 күчәрле машинаның һәр күчәренә 4әр тоннадан артмаска тиеш. Дөрес, чикләү закон нигезендә каралган пассажир ташуларга, халыкара йөк ташуга, кайбер төр ашамлыклар, терлек, дарулар ташуга, 16 тоннага кадәр йөк күтәрүче, ягулык ташучы машиналарга, гадәттән тыш хәлләр очрагында йөк ташучыларга кагылмый.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: