Сап-салкын яз. Шундый матур быел

Сап-салкын яз. Шундый матур быел
Диеп йөргән чакта. Йөрәгемне нидер чакты…
Сөңге сүзләр. Көзән җыерды да җанны.
Туңдым гына…Җелегемә чаклы…

Сөңге сүзләр. Бушлык күңеленнән
Язгы боздай кубарылып купкан…
…Аңларсыңмы мине?! Юкмы?! Белмим.-
Мин күптәннән кешеләрдән куркам!..

Син арала мине бу сүзләрдән. Мин болай да
Язгы карны ерып тәмам арган…
…Юкса, бер адымга якынаям сиңа,
Ике адым ерагая барам…

*********

Бернигә дә юрама бу хатны.
Болай гына язам. Хәлең белеп.
Мин һаман шул. Һәм… түгел дә инде…
«Яңгыр кызы» идем. Сиңа. Элек.

Хәзер йөрим көлеп. Ни булганын
Син сорама. Мин әйтәлмәм инде.
… Хәтерлисең микән минем тораташтай
Əрнүемнән сыгылып төшкән көнне?!.

Син янәшә идең. Ул чагында
Ташлап дөньядагы бөтен гамең
Мең чакрымнан җан җылыңны бөркеп
Дәшүеңне сагынам: » Ничек хәлең?!»

«Син бул гына!»- дигән сүзең җитми…
( Үпкәләшү минем гаеп, бугай…)
Язылмаган бер җыр булып калыйм!..
Искә алсаң, берәр. Алай-болай!..

Ностальгия миндә. Аптырама.
Элеккечә бер үксергә әзер!
Башым комга яшерәсем килә… -
Син шулкадәр кирәк миңа!.. Хәзер!

*************

Гафу ит! Йә, башка ни диим?!.
Əйтәсе әйтелгән. Өтерсез күп нокта.
Син әнә үзеңчә нәтиҗә чыгарган.
Ул минем файдага түгелдер.
Йә, ярар…Юк! Тукта!..

Туктале! Аңлатып Бир миңа:
(Син мине аңлардай соң кеше)
Яратмый кавыша кемнәрдер дөньяда.
Яратып ваз кичә. Ни өчен?!.

Аптыраш. Ник тынгы табылмый. Танымыйм.
( Мин үзем бу мәлдә мин түгел)
…Ни өчен бер адым араны үтәлми
Үкенеп яшәлә Бер Гомер?!.

…Җавап юк. Йә, ярар. Зыян юк.Ə хәзер
Кургаштай сүзләрдән Бер дәвер арасы ерак кит!
Кирелек, тилелек түгел бу! Күңелең кайтмасын өченгә
Соң чара. Гафу ит!..

Эльмира Җәлилова

http://xn--80adliobv0j.xn--p1ai/category/%D1%88%D0%B8%D0%B3%D1%8B%D1%80%D1%8C%D0%BB%D3%99%D1%80/page/111/