Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Син эшләп торсаң – без дә язылабыз”

Әлфинур Сабирова район почта бүлекчәсендә эшләүчеләр арасында иң зур стажлысы

Июль аеның икенче якшәмбесе  рәсми рәвештә Россия почтасы көне булып билгеләп үтелә. Быел бу дата 12 июльгә туры килә.
Әлеге бәйрәм бу өлкәнең интернет технологияләрнең актив үсешенә карамастан, илебез һәм аның халкы өчен зур әһәмияткә ия булуын күрсәтә. Илнең почта бүлекләре аша ел саен өч миллиардтан артык хат, посылка, төрле счетлар уза. Почта өлкәсендә эшләүчеләрнең ни дәрәҗәдә җаваплы, игътибарлы һәм сабыр булуы кирәклеген әнә шуннан да аңларга була. Кешелек һәрвакыт ерак араларга мәгълүмат җиткерү юлларын эзләп яшәгән. Күгәрчен аягына бәйләп хат җибәрүләр, махсус кешеләр аша мәгълүмат тапшыру турында ишеткәнегез бардыр. Соңгылары хәбәрне ятлап, баргач яттан сөйләп бирә торган булган. Еш кына начар хәбәр өчен гомерләре белән дә түләгән алар.
Дәүләт почта хезмәте барлыкка килүнең тарихы Петр I заманнарына барып тоташа. Ул чакта почта маршруты Мәскәүдән Архангельск шәһәренә кадәр билгеләнә һәм берничә шә­һәр­не үз эченә ала.
Ә 17 гасырда исә беренче Мәскәү почтамтлары барлыкка килә. Акрынлап алар калган шәһәрләрдә дә ачылалар. 1833 елда Мәскәүдә хатлар өчен беренче тартмалар барлыкка килә. Берничә дистә елдан соң, ике йөзләп илне үз эченә алган Бөтендөнья почта союзы оештырыла. Бөек Ватан сугышы елларында хәрби-кыр почтасы хәрби частьлар, корабльләр арасында элемтә чарасы булып тора. Почта хезмәткәрләре солдатлар кебек үк кулларына корал тотарга мәҗбүр булалар, чөнки кыйммәтле  йөк дошман кулына эләгергә тиеш түгел. Сугыш чорында бер ай эчендә 70 миллионлап хат Кызыл армиягә җиткерелеп тора.
Сугыштан соңгы елларда почта сыйфат ягыннан зур үзгәрешләр кичерә. Бүген поч­та хезмәткәрләре газета- журналлар гына түгел, пенсияләр, акчалата түләүләр, коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр белән дә шөгыльләнә. Россия почта көне 1994 елдан билгеләп үтелә.
Әтнә почта бүлекчәсендә иң зур стажлы кешеләрнең берсе – Әлфинур Сабирова. Тумышы белән Кече Әтнә авылыннан булган Әлфинур апа почта эшенә  2002 елда ук килә. Кайчандыр, 10 сыйныфны тәмамлаган кыз, Казанга, тегүчелек һөнәренә укырга юл ала. Әмма хыяллары чынга ашмый, торыр урын булмау сәбәпле, кире туган авылына кайта. Биш ел чүәк чигә ул. Тормышка чыга. Соңрак үз авылларында фермада башта сарыклар, аннары таналар карый. Фермада эш беткәч, шушы һөнәрне сайлый.
“Кече Әтнәдә 100ләп кеше газета-журналлар алдырта. Язылалар, укыйлар, Аллага шөкер. Дөресрәге – төрлесе бар, бик күпләп алдыртучылар да, бер газетага көчкә язылучылар да. “Син эшләп торганда – язылабыз әле”, – диләр. Бигрәк тә “Әтнә таңы”н яратып укыйлар. Яңалыклар өчен, кем туган, кем бакыйлыкка күчкән – шуларны белеп тору өчен, диләр.Бер язылган кеше башка “Әтнә таңы”ннан аерылмый инде”, – ди ул елмаеп. Субсидия, пенсияләрне дә көнендә тапшырып барырга тырыша Әлфинур апа.
Тормыш иптәше белән алар бер ул, бер кыз тәрбияләп үстергәннәр. Кызганыч, ире күптән вафат инде. 2011 елда бер- бер артлы кайнанасын, әнисе белән тормыш иптәшен җирләгән ул. Бүген ялгызы гына гомер кичерә, балалары аерым яшәсәләр дә, һәрвакыт ярдәмгә әзер. Мал-туар, тавык- чеби ишеләрне карый, зур бакчасы бар. “Көчем барында, аякта булганда – эшлим әле, Алла боерса”, – ди Әлфинур апа. Атнаның биш көнендә эштә ул. Олы Әтнә белән Кече Әтнә арасы дүрт километр – шуны җәяүләп диярлек килеп, көн саен тиешле хезмәтне башкара. Әле бит кайткач авылны әйләнеп газета-пенсиясен дә таратасы бар. Эшләрендә уңышлар аңа. Аллаһы Тәгалә сәламәтлектән аермасын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев