Әтнә таңы

СИРАТ КҮПЕРЕ

Алар исән калды. Җиде ананың җиде өмете. Кан сеңгән кайнар ком өстендә төрле кыяфәттә катып калган иптәшләренең үле гәүдәләре аша дошман каршына атладылар. Сулар һавалары, туар таңнары, үтәр юллары, киләчәкләре, ахыр чиктә тормышлары шулар кулында иде.

Реклама

Алар исән калды. Югыйсә кулларында корал, коралларында дары бар иде. Югыйсә беләләр иде: мөҗәһитләр кулына әсир төшүгә караганда, үлемең мең артык! Белсәләр дә, үлемне түгел, әсирлекне сайладылар... Чөнки әсирлек ул барыбер тормыш иде. Чөнки һәр җанда, калтырый-калтырый булса да, өмет уты яна, гомер юллары Әфган дигән чит-ят илдә килеп кушылган җиде малай-егет, җиде ананың өйрәк парәсе, бәгырь җимеше өзелеп-өзелеп яшәргә тели иде.
Биек, төпсез күктә Әфган кояшы йөзә. Ул кайнар һәм рәхимсез. Аның эссе нурлары сөякләргә хәтле үтеп керә, утлы телләре белән хәлсез тәннәрне ялый. Коточкыч эссе. Әйтерсең күзгә күренмәс ялкын эченнән баралар.
Чылбырдай тезелгән җиде әсир, аларны озата баручы әфган сугышчылары, кышлакны артта калдырып, тар сукмак буйлап таш-кыяга күтәрелә башладылар. Таулар монда ялангач,көзге кебек ерактан балкып ялтырап тора. Аяк астында эреле-ваклы ташлар тәгәри.
Кәҗә сукмагы буйлап ярты сәгатьләп күтәрелгәч туктадылар.Өстә чалт аяз күк, ут-кояш, кайсы якка баксаң да, офыкларга тоташкан ялангач таш-кыялар. Ә каршыда, сукмактан ике-өч адым арада гына - упкын. Аның аша каршы ярга озынлыгы җиде-сигез метрлар чамасы бүрәнә сузылган.
Нишләтергә уйлыйлар? Ник монда алып килделәр? Җиде җанда бәргәләнгән җиде өмет куырылып төште, әммасүнмәде. Шулчак алда барган соры киемле, кара сакаллы әфганлыларның берсе, урыс телен боза-сындыра, хәбәр җиткерде:
- Бу - сезнең сират күпере. Гөнаһсызлар үтәр, исән калыр. Аларны теге ярда ирек көтә. Ә гөнаһлыларны упкын йотачак. Анда сезнекеләр бихисап. Адәм сөякләре белән тулып, ике тау кавышудан Аллаһ сакласын. Иман китерегез!
Җиде әсир, бер-берсенә сыенып, тоташ стена булып басты. Әлегәчә алар бергә, язмышлары уртак иде. Сират күперен кем кичәр дә, кем упкынга атылыр?
Теге ярга чыкканнарны тормыш, ирек көтә. Яшәү белән үлем арасы бары җиде-сигез адым икән...
Мөҗәһитләрнең берсе, калкурак буйлысы, әсирләр каршына килеп басты да сержант погоннары таккан ак чырайлы, ачык зәңгәр күзле егетнең күкрәгенә төртте. Кулы, карашы белән: "Син бар", - диде. Сашаның сул аягы яралы, юлда көч-хәл белән атлап килде.
- Иман китер!
Әмерне гүя соры киемле гап-гади адәм баласы түгел, күккә тоташкан мәгърур тау-кыялар җиткерде. Шулхәтле көчле, таләпчән, горур иде бу тавыш. Әмма Саша өчен ят иде ул сүзләр...
Аның көчсез аяклары бүрәнә өстендә бары өч адым ясарга өлгерде. Егет, тигезлеген югалтып, як-якка җәелгән кулларын кош канатыдай берничә тапкыр җилпеп алды да упкынга атылды.
"А-а-а-а!" дип ыңгырашты таулар.
...Рязань каласының аулак урамында урнашкан зәңгәр капкалы иске агач йортта кабер тынлыгы урнашты: ярты гасырдан артык хуҗаларына хезмәт иткән сәгать кинәт туктап калды...
...Урыс солдатының өзелгән гомере, рәхимсез үлеме әфганлыларның берсен дә тетрәндермәде. Аларның йөзләре таштай салкын, битараф, һәркайсында таулар тынычлыгы иде. Бәлки, бу аларның бөек хакыйкатьне аңлауларындадыр: җан үлемсез, җан мәңгелек бит!
Бу юлы палач эре сөякле, калын муенлы украин егетен сайлады. Михаилның кипкән иреннәре дерелдәп куйды, күзләреннән курку очкыннары сибелде. Менә инде ул да Саша кебек упкын кырында басып тора. Менә кабат, мунча ташыдай кызган һаваны зеңгелдәтеп, кара сакалның кырыс әмере яңгырый:
- Иман китер!
...Упкын кырында басып торган алты егетнең берсенә генә таныш иде бу сүз. Уртача буйлы, төптән таза, каратут йөзле бу егет баядан бирле шушы сүзнең асылына, мәгънәсенә төшенергә азаплана иде. Кечкенәдән ишетеп үсте ләбаса: "Иманлы бул! Имнлы бул!" Әбисе Рамилгә еш әйтә иде бу сүзләрне. Ачуы килгәндә: "Һай, имансыз!" - дип тә куя иде. "Имансыз" сүзен "оятсыз!" дип аңлый иде егет. Ул чагында "иманлы" сүзе "оятлы" булып чыга түгелме соң? Тик иман китерүне оят китерү дип берничек тә аңлатып булмый лабаса.
Иман...Ничә тапкыр ишеткән сүз, бик таныш сүз бит! Ник соң искә төшми, ник соң иман китерүнең ни икәнен аңламый Рамил?! Котылу шул сүздә, шул сүзнең мәгънәсен аңлауда лабаса!
Ә бит ул әбисеннән: "Нәрсә соң ул иман?" - дип сораган иде.
Чыгарылыш кичәсе үткәргән көн иде ул. Рамил өйгә таң атканда гына кайтты. Капка турыларына җиткәч, каршысына, этешә-төртешә, кыркылган шәрә сарыклар килеп чыкты. Кемнәндер, нидәндер зарланган сыман бәэлди-бәэлди, Рамилгә ышкынып уздылар. Алар артыннан ук, "төрья- төрья" дип, куллары белән селтәәнә-селтәнә чыгучы әбисе күренде...
Рамил авызын колагына хәтле ерып, томанлы күзләрен әбисенә төбәде. Аңа кызык иде, чөнки гомерендә беренче тапкыр әбисен ике итеп күрде.
- Әллә шайтан суы эчкән инде? Тфү, имансыз! - диде ике әби берьюлы.
- Әби, нәрсә соң ул иман? - дип сорады шулчак Рамил.
Оныгын исерек күрүдән кәефе кырылган әбисе аның белән сөйләшергә дә теләмәде.
- Шайтан суын чайкаган авызың белән изге сүзне пычратма, имансыз! Бар, күземә күренмә! Арулангач сөйләшербез. Кермәсә дә кермәс инде акыл! - дип сукрана-сукрана, сарыкларын куа китте.
Бер уразасын калдырмый, көн саен биш вакыт намазын укый, бисмилласын теленнән төшерми торган чын мөселман әбисе янында үскән Рамил булып Рамил иман китерүнең ни икәнен белми икән, башкалардан ни көтәргә?!
Әнә инде сират күперенә йөзе кардай агарынган Михаил кереп бара. Әле егермесе дә тулмаган бу чибәр, таза егетнең яшисе, кызлар кочасы, дөнья рәхәтен күрәсе килә! Әмма бүрәнә нәзек, ачлыктан, куркудан хәлсезләнгән аяклар көчсез...
Яшисе килә! Бик тә, бик тә яшисе килә! Михаил кинәт чүгәләде, бура бураучы осталар кебек бүрәнә өстенә атланып утырды да, куллары белән агачны чытырдатып кысып, арты белән теге ярга таба шуыша башлады. Менә Михаил ирек вәгъдә иткән бәхетле ярга якынлашты, менә аның куллары җиргә тиде, менә инде үрмәли-үрмәли ярга да чыгып басты. Аннары бәхетле йөзен бу якка борып, йодрыкларын төйнәп, кулларын өскә күтәрде. Бер сүз әйтмәде, кычкырмады. Аның кичерешләре, ни әйтергә теләгәне сүзсез дә аңлашыла иде. Михаилның сират күперен исән-имин кичеп, азатлык ярында киерелеп басып торуы әсирләр йөрәгендәге менә сүнәм, менә сүнәм дип калтыраган өмет утын кабат уятып, тергезеп, дөрләтеп җибәрде. Алар елмаешып, болай булгач яшибез дигән сыман, бер-берсенә карап, төртешеп алдылар.
Тик шул чакта һич көтелмәгән хәл килеп чыкты. Колакларны ярып, мылтык тавышы яңграды. Әле генә кулларын күккә күтәреп, җиңү тантанасын бәйрәм иткән егет, кинәт гөрселдәп, җиргә ауды. Рәнҗү, нәфрәт тулы биш пар күз Михаилның гомерен өзгән дошманга төбәлде: "Ни өчен? Ни өчен?!"
- Ул хәрәмләште. Сират күперен үрмәләп чыкмыйлар! Басмадан егылып, упкынга очуга караганда, дошман пулясыннан һәлак булу күпкә артык, әлбәттә. Әмма теге ярда түгел! Түгел! Бу - гаделсезлек. Бу - коточкыч рәхимсезлек!
Ләкин бу сугыш... Ә сугышта бары бер гаделлек бар: илбасарларга үлем! Корал белән килгәнне беркайда да ипи-тоз белән каршыламыйлар. Һәлак булган Саша да, Михаил да, бер-берсенә сыенып баскан, әлегә исән биш әсир дә бу илдә чакырылмаган кунак. Кем өчен, ни өчен япь-яшь гомерләрен корбан итәргә тиеш алар? Бу коточкыч үлемнең бәһасе ни? Үлемнең бәясе билгесез булса да, тормышныкына ул куелган. Тормыш бәясе - иман китерү.
Кыйбатмы бу хак, арзанмы? Рамил моны белми. Башкалар да белми. Чират кемдә? Хәер, барыбер түгелмени?!
Шулчак кемдер аңа төртеп куйды. Рамил, сискәнеп, күзләрен ачты. Аның каршында ут карашлы, кара сакаллы кеше тора. Күмердәй күзләре үтәли тишеп карый. Димәк, Рамилнең чираты...
- Иман китер!
Аяклар мамыкка әйләнгән, йөрәк гүя тибүдән туктаган. Упкын кырына килеп баскач, егет аның тирәнлегеннән коты очып, калтыранып куйды. Ул инде яртылаш үлек иде. Курку тулы өметсез карашын каршы ярга төбәп, беренче адымын атлады, әмма шундук кире чигенергә мәҗбүр булды. Чөнки, тар басмага йомшак кына басып, аның каршысына ак күлмәкле, ак яулыклы бер карчык килә иде! Гүя атламый, ә йөзә. Рамилнең бөтен тәне чымырдап китте, ул тораташ катып калды: аның каршына, нурлы йөзләрен балкытып, әбисе килә иде! Егет аның эчкә баткан кечкенә төймә күзләрен, тешләре булмаганлыктан кечерәеп, җыерылып, уймак очы кадәр генә калган иренсезз авызын, уң яңагында калкып торган борчак хәтле миңен - барысын-барысын ап-ачык күрде. "Әби, сак бул, егыла күрмә", - дип әйтергә теләде Рамил. Тик тавышы чыкмады. Менә ул Рамил каршына ук килеп басты, йомшак, әмма боздай салкын куллары белән аның яңагын сыпырып алды һәм әкрен генә пышылдады:
- "Лә иләһә илләллаһү, Мөхәммәдүр рәсүлүлләһү" дип әйт, улым!
-Әби...
-Иман китер! - Бу тавыш әбисенекенә охшамаган, куе, тупас иде.
Рамил айнып китте. Әбисе кайда? Әле генә монда иде ич! Күрде ич, ишетте ич ул аны! Тукта, ни диде әбисе?
- Лә иләһә илләллаһү, Мөхәммәдүр рәсүлүлләһү... - дип пышылдады егет, кипкән иреннәрен көч-хәл белән тибрәтеп.
- Лә иләһә илләллаһү, Мөхәммәдүр рәсүлүлләһү! - дип кычкырды түренә өмет кунган йөрәк.
Егетнең хәлсез тәненә гүя кайдандыр көч иңде, үлеп барган җанына гүя яңа канатлар үсеп чыкты. Нигәдер бу серле сүзләрне кат-кат кабатлыйсы, бар дөньяга яңгыратасы килде!
- Лә иләһә илләллаһү, Мөхәммәдүр рәсүлүлләһү!
Әле генә күзләреннән нәфрәт утлары чәчкән әфганлының карашы җылынып китте, упкын кырында басып торган татар егетен иңнәреннән кочып: "Мөселман! Мөселман!" - дип кычкырды һәм аңа үзенең сулы шешәсен сузды.
Иптәшләре авызыннан чыккан аңлаешлысыз, әмма ниндидер илаһи көчкә, серле кодрәткә ия булган сүзләрнең котылу алып килүен аңлап алган дүрт урыс малае, вата-сындыра, тырыша-тырмаша:
- Лә иләһә илләллаһү, Мөхәммәдүр рәсүлүлләһү, - дип кабатладылар.
...Алар исән калды. Вәгъдә ителгән ирек бирелмәсә дә, алты ел гомерләре хурлыклы әсирлектә үтсә дә, исән калдылар.
Тилмереп көткән ирек 1990 елда гына килде. Туган җиргә әйләнеп кайта алсам, әбием каршына тезләнеп гафу үтенер, рәхмәт әйтер идем, дип хыялланган иде Рамил. Һәр намаздан соң озак итеп әбисенең исәнлегенә дога кылыр иде.
Кайтты... Тәрәзәләренә аркылы-торкылы такталар кадаклаган буш йорт каршы алды.
Тезләнде... Әбисе каршына түгел, аның кабере каршында тезләнде. Тезләнде дә кабер өстендәге ташка карап өнсез калды. Яшькелт- соры ташка нәкъ шул көн, Рамил иман китергән көн чокып язылган иде..

Теги: хикәя
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: