Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сишәмбе көнне тырнак һәм чәч кисәргә ярыймы?(сорау-җавап)

"Халыкта: "Сишәмбе көнне яңа эш башларга ярамый", - дигән ышану яши. Ә бер көнне мин: "Аллаһы Тәгалә төрле хыянәтләрне сишәмбе көнне яралтты. Бәхетсезлек, уңышсызлык көнедер. Сишәмбе кан көне булып санала. Кабил Һабилне үтергән көн. Җирҗис, Зәкәрия һәм Яхъя пәйгамбәрне шушы көндә шәһит кылдылар. Шулай да, бу көндә хастаханәгә барырга, тамырдан...

"Халыкта: "Сишәмбе көнне яңа эш башларга ярамый", - дигән ышану яши. Ә бер көнне мин: "Аллаһы Тәгалә төрле хыянәтләрне сишәмбе көнне яралтты. Бәхетсезлек, уңышсызлык көнедер. Сишәмбе кан көне булып санала. Кабил Һабилне үтергән көн. Җирҗис, Зәкәрия һәм Яхъя пәйгамбәрне шушы көндә шәһит кылдылар. Шулай да, бу көндә хастаханәгә барырга, тамырдан кан алдырырга ярый, әмма бу көндә кем дә кем тырнак киссә, тавыштан, гаугадан котылмас," - дигән фикер ишеттем. Сишәмбе көнне тырнак кисәргә чыннан да ярамыймыни?"- дип яза Мамадыштан Раил Исламов.

Раилнең соравына Казанның Галиев мәчете имам-хатыйбы Тимергали хәзрәт Юлдашев җавап бирә:

- Әссәләмү галәйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү!

Бөтен көннәр дә Аллаһы Сөбханә вә Тәгаләнеке. Бигрәк тә мөкатдәсе җомга көн санала. Аллаһы Тәгалә Коръәндә, "Җомга" сүрәсенең 9 нчы аятендә әйтә бу турыда. "Җирдә һәм күктә булган һәрнәрсә - Аллаһы Тәгаләнеке, һәрнәрсә Аллаһы Тагәлә тәкъдире, булмышы белән барадыр. Теге яки бу көнне аерырга ярамый, һәр көн - Аллаһныкы. Әмма иң изге көн - җомга. Тырнакны теләсә нинди көндә, шул исәптән сишәмбе дә кисәргә ярый. Хорафатлар белән ялгышмаска кирәк: тарихта изге кешеләрне, пәйгамбәрләрне үтерүләр сишәмбе генә түгел, башка көннәрдә дә булган. Пәйгамбәребез (с.г.в.с) туган көн - дүшәмбе. Калган көннәр дә Аллаһы Тәгалә каршында гади көннәр, бер ягы белән дә аерылып тормыйлар. Хәерле, хәерсез кешеләр заманында да атнаның теләсә кайсы көнендә ниндидер бер көнгә таянып, нәтиҗәләр ясау, безнең динебездә "хорафат" дип атала. Андый нәрсәләргә алданырга ярамый.

Чыганак: : http://intertat.ru/din/sish-mbe-k-nne-tyrnak-m-ch-ch-kis-rg-yaryymy-sorau-avap/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев