Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Системалы эшләү уңышка китерер

Әтнә үзәк хастаханәсендә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин һәм Республика клиник онкология диспансерының баш табибы Илдар Хайруллин катнашында онкология мәсьәләләренә кагылышлы киңәшмә булып узды. Киңәшмәдә шулай ук район башлыгы Габдел­әхәт Хәкимов, Арча, Балтач, Кукмара районнары хастаханәләре вәкилләре һәм табиблар катнашты. Әйтеп узганымча, әле­­ге очрашуның төп мак­са­ты - онкология...

Әтнә үзәк хастаханәсендә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин һәм Республика клиник онкология диспансерының баш табибы Илдар Хайруллин катнашында онкология мәсьәләләренә кагылышлы киңәшмә булып узды.
Киңәшмәдә шулай ук район башлыгы Габдел­әхәт Хәкимов, Арча, Балтач, Кукмара районнары хастаханәләре вәкилләре һәм табиблар катнашты.
Әйтеп узганымча, әле­­ге очрашуның төп мак­са­ты - онкология ке­бек яман авыруны про­фи­лак­тикалау, шул ук вакытта аны иртә ста­дия­ләрдә ачыклау өчен чаралар күрүгә кагы­лышлы мәсьәләләрне уртага салып сөйләшү иде.
Август ае башында Та­тарстанда халыкны агым­дагы елда диспансеризацияләштерүнең беренчел нәтиҗәләре бил­геле булды. Алты ай эчен­дә диспансеризация барышында онкологик авыруларны ачыклау узган елның шул ук вакыты белән чагыштырганда 30%ка арткан. Беренче, икенче стадияләрдә ачыкланган яман шеш авырулары саны 59 %ны тәшкил итә. Монысы да узган елгыдан 3 %ка артыграк. Бу саннар халык арасында яман чир белән бәйле авыруны иртә стадияләрдә ачыклау 85-95 %ка арткан дигән сүз. Әлеге нәтиҗәләрнең уңай якка үзгәрүе һичшиксез, диспансери­за­ция белән бәйле. Ул 21 яшьтән өлкәнрәкләр өчен өч елга бер тапкыр үткәрелә. Онкологик авыруларны вакытында ачыклау яман шешне профилактикалау яки аның белән бәйле рәвештә тиешле чаралар күрү мөмкинлеген бирә. Димәк, начар авырудан терелүгә бер адым алдан ясала.
- Онкология - сәламәтлек саклау өлкәсенә генә түгел, халык яшәгән бөтен территориягә кагылышлы проблема. Кызганычка каршы, халыкның үз сәламәтлегенә төкереп каравы - тәмәке тарту, спиртлы эчемлекләр куллану, сәламәт яшәү рәвеше алып бармау - болар барысы да кеше әлеге диагнозга аңлап, үзе белеп килә дигән фикер тудыра. Безнең бурыч - авыруны иртә срокларда ачыклау. Диспансеризация - моның өчен иң кулай, көчле корал булып тора. 40 яшьтән алып 60 яшькә кадәргеләргә игътибарны көчәйтү мөһим, - диде Гадел Юныс улы. - Без инсульт яшәрә, инфаркт, рак яшәрә дисәк тә, статистика буенча нәкъ менә алда күрсәтелгән яшьләрдәгеләргә куркыныч иң беренче чиратта яный. Министр залдагыларга үрнәк буларак Ютазы районын китерде. Әлеге районда табиблар компьютерда махсус программа эшләп, оешма хезмәткәрләренең һәрберсенең аерым сәламәтлек буенча мәгълүматларын базага керткәннәр. Нәтиҗәдә, һәр кешегә аерым мәгълүмат кул астында. Димәк, кеше сәламәтлеге дә күз уңында. Аз гына үзгәреш булдымы - чаралар күрелә. Телефоннарына СМС хәбәрләр җибәрергә дә мөмкинлек бар.
Бу тәҗрибә бүтән районнарда да кулланылырга тиеш. Чыннан да, онкологиягә системалы рәвештә тәэсир итү бик актуаль, - дип министр сүзләрен җөпләде Республика клиник онкология диспансерының баш табибы Илдар Хәйруллин. - 45 яшьтән олырак һәр кешегә без барып җитәргә тиеш. Моның өчен мониторинг үткәрү кирәк. Рак - акрынлап үсә, ул инфаркт яки инсульт кебек кисәк кенә бәрми. Әтнәдә, мәсәлән, үпкә, мәни бизе, ашказаны, туры эчәк рагы иң еш очрый. Монда барысын да вакыт хәл итә. Без кешеләр белән аралашабыз, эш­либез, яшибез, көн саен аларның күзләренә карыйбыз, тик аларны бу авырудан коткару өчен берни дә эшләмибез. Беренчел онкологик ярдәм күрсәтү табибы, кабинеты булмау да үз ролен уйный. Алга таба онкология белән бәйле мәсьәләләрне сезнең белән бергәләп хәл итсәк, иңне-иңгә куеп эшләсәк - һичшиксез, нәтиҗәсе дә уңай булыр.
Киңәшмә ахырында Гадел Вафин район хакимия­те җитәкчесенә сәламәтлек саклау өлкәсендә күрсәткән ярдәме өчен зур рәхмәтен белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев