Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сизелми дә уза гомер

Әле генә 2013 елны каршылаган идек. Сизелмичә дә узып китте. Аллага шөкер, хәвеф-хәтәрләр булмады. Быелгысын да шулай имин уздырырга язсын.

Хуҗалыгыбыз алдынгылар рәтендә, кая гына барсак та Ленин исемендәге нәсел заводын үрнәк итеп куялар, өйрәнергә киләләр. "Мул тормышта яшисез икән", дип сокланып китәләр. Аллаһы Тогалә күпсенмәсен, бу җитәкчеләребезнең эшне дөрес оештырулары, авылдашларымның хезмәт сөюләре нәтиҗәсендә ирешелгән уңыш.
Авылыбыз белән куанып, 31 декабрь көнне мәдәният йортына Яңа елны каршыларга килдек. Мәдәният йорты җитәкчесе Зөлфия Корбанова, мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Айгөл Фазылҗанова, алар җитәкчелегендә авылыбызның үзешчәннәре искиткеч, җырлы-биюле, уен-көлкеле тамаша әзерләгәннәр. "Балмаскарад"ны башлыйбыз дигәндә, Олимпиада утын каршы алырга барган, йөртү эстафетасында катнашкан хуҗалык рәисебез Илгиз Хәйруллин, ап-ак төстәге махсус формадан, кайтып керде. Җыйналган халык басып, кул чабып каршы алдык. Ул үзенең искиткеч матур, мәгънәле сүзләре белән тамашачыларны, кайткан кунакларны тәбрикләде һәм хуҗалыгыбызда тырышып эшләгән егет-кызларыбызга, шулай ук эшче кулларга зур рәхмәтен белдерде. Ихлас котлаудан соң тамашаны яратып карадык. Күз тимәсен авылыбыз яшьләренә, булдыралар.. Аларга сокланып, барыбыз да өйләребезгә таралыштык.
Яңа елда туган һәр көнебездә сәламәт, тыныч яшәргә язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев