Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сәламләшә беләсезме

Сәламне таратыгыз, бер-берегезне яратырсыз. (Пәйгамбәребез Мөхәммәт галәйһиссәләм хәдисе). Сәлам - ул телдә, сәламәтлек, иминлек, исәнлек, яки бер нәрсәнең яхшы һәм хәерле булуын теләү. Бер кеше Пәйгамбәребез Мөхәммәт салләлаһу гәләйһи вә сәләмнән "Исламның нинди сыйфаты хәерле? - дип сораган. Ул "Белгән һәм белмәгән кешегә ризык һәм сәлам бирү," - дип җавап...

Сәламне таратыгыз, бер-берегезне яратырсыз. (Пәйгамбәребез Мөхәммәт галәйһиссәләм хәдисе).

Сәлам - ул телдә, сәламәтлек, иминлек, исәнлек, яки бер нәрсәнең яхшы һәм хәерле булуын теләү. Бер кеше Пәйгамбәребез Мөхәммәт салләлаһу гәләйһи вә сәләмнән "Исламның нинди сыйфаты хәерле? - дип сораган. Ул "Белгән һәм белмәгән кешегә ризык һәм сәлам бирү," - дип җавап биргән.

Безнең бер-беребез белән очрашуыбыз, бер-беребезгә карата мөнәсәбәтебез сәламләшудән башлана. Мөселманнар бер-берләре белән очрашканда "Әс Сәламу Галәйкүм үә рәхмәтуллаһи үә бәрәкәтүһ," - дип сәламләшерләр, сәламнан соң бер-берләрен кулдан кысарлар. Сәлам биргән кешегә: Үәгәләйкүм әс - сәламү үә рәхмәтуллаһи үә бәрәкәтүһү, дип җавап бирерләр.

Бер-береңә сәлам бирү кешеләр арасында мәхәбәтне, дуслыкны ныгыта, яки сәламләшу иң яхшы гәдәтләребезнең берсе. Өйдә, урамда, эш урынында, кибеттә, юлда - кайда гына булмасын, бер мөселман икенче мөселман кардәшебез белән очрашканда аңарга сәлам бирү дини вазыйфабыздыр. Чөнки Пәгамбәребез безгә түбәндәгечә боерган: "Арагыздагы җылылыкны арттырачак нәрсәне сезгә белдеримме? Арагызда сәлам таратыгаз..."

Көндәлек тормышта сәлам урынына әйтелә торган сүзләр дә бар. Мәсәлән: исәнме, нихәл, хәерле иртә, хәерле кич, хәерле сәфәр, күрешкәнче һ,б. Боларны әйтүнең дә үзенә күрә савабы булса кирәктер. Бу сүзләр дә халкыбызның матур, әдәпле-итәгатьле сузләредер. Бу сүзләрне югалтмаска, тормышыбызда һәрвакыт кулланырга кирәк.

Очрашканда сәлам бирсәк, аерылышканда да сәлам бирсәк, иншаэ Аллаһ, көнебез хәерле узар, араларга тынычлык иңәр, җәннәтләргә ирешүебезгә сәбәп булыр.

Без барыбызда Аллаһә Тәгаләнең мәхлүклары. Дөньядагы барлык мәхлуклар да фәкать Аның кануннары буенча гына яшиләр. Безнең догаларны кабул итүче, үтәүче фәкать Ул бер Үзе генә. Әгәр безнең көнебез - Аның исеме белән башланмый, Ул өйрәткәнчә, Ул теләгәнчә узмый икән кемгә зарар кылабыз.

Иртәгедән барыбыз да галим була алмый, шулай ук гел изге гамәлләр генә кылып йөрү дә барыбызның да көченнән килми. Әмма бөтен бәхетебезнең башы булган гади генә сәламләшүне барыбыз да булдыра ала. Әгәр дә шушы гамәлне һәрвакыт эшләсәк, калганын тырышсак, иншаэ Аллаһ, Аллаһы Тәгалә безне үзенең рәхмәтеннән ташламас. Амин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев