Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сәламәтлек өчен файдалы продуктларга тамга салыначак

Сәламәтлек өчен файдалы продуктлар яшел төс белән маркировкаланырга мөмкин. (Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ»). Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Авыл хуҗалыгы министрлыгы россиялеләр арасында файдалы туклануныны популярлаштыру юнәлешендә эшли. Бу хакта РФ сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова Көнчыгыш икътисади форумда "Россия 24" каналына белдергән. Бу хакта "Известия" яза. "Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм...

Сәламәтлек өчен файдалы продуктлар яшел төс белән маркировкаланырга мөмкин.

(Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ»). Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Авыл хуҗалыгы министрлыгы россиялеләр арасында файдалы туклануныны популярлаштыру юнәлешендә эшли. Бу хакта РФ сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова Көнчыгыш икътисади форумда "Россия 24" каналына белдергән. Бу хакта "Известия" яза.

"Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм азык-төлек продуктлары җитештерүчеләр белән сәламәт туклану программасы тулысынча гамәлгә ашырылсын өчен актив эш алып барыла. Җитештерүчеләр үз продукцияләрен маркировкаларга тиеш дип килештек. Әгәр ул сәламәтлек өчен файдалы икән, әйтик, яшел төс белән", - дип сөйләгән Скворцова.
Сәламәтлек саклау министрлыгы бигрәк тә мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында туклану сыйфатын күзәтә, дип билгеләп үтте ул.

Шулай ук Скворцова Ерак Көнчыгышта халык алкогольне күп куллануын билгеләп үтә. Аның сүзләренчә, биредә ул Россиягә караганда уртача ике тапкыр югары.

Элегрәк "2025 елга кадәр халык арасында сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру стратегиясе"ндә тоз белән шикәрне сәламәтлек өчен зыянлы итеп танырга тәкъдим ителгән иде. Авыл хуҗалыгы министрлыгы бу идеяне хупламады.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/09/06/147756/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев