Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Сәламәтлек саклау " илкүләм проекты буенча ТР РКОД 490 млн сумлык җиһазлар сатып алды»

2024 елга кадәр Татарстан Онкология хезмәтен җиһазлау һәм ныгытуга 2 млрд. сум тирәсе акча алачак.

«Сәламәтлек саклау»милли проекты кысаларында республикабызның онкология диспансеры 491 млн.сумлык сатып алды. Бу хакта матбугат конференциясендә диспансерның баш табибы Илгиз Һидиятов сөйләде.

Онкодиспансер - бүгенге көндә филиаллары белән бергә  елына 350 мең пациентны кабул итә. Безнең  дәүләтебез онкоавырулар артуга бик борчыла һәм бу аның алып барган иҗтимагый сәясәтендә дә күренә. Тотылган акчвалар  да шул хакта сөйли.

Без 2019-2024 елларга кадәр „Онкология авырулары белән көрәш“ программасында катнашабыз. Бу программа буенча гына да РКОД узган ел диспансер һәм аның филиаллары өчен җиһазлар сатып алуга 491 млн сум акча алган. Авыр техника: МРТ, рентген-диагностика җиһазлары, маммографлар — онкологик авыруларны иртә стадияләрдә ачыкларга ярдәм итүче әйберләр сатып алынды», — дип билгеләде РКОД җитәкчесе.

2024 елга кадәр «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты буенча Татарстан Татарстан онкология хезмәтенең матди-техник базасын яхшырту өчен 2 млрд.сум алачак.

"Быел без радиотерапиядә катнашучы җиһазлар паркын яңартырга планлаштырабыз", - диде Һидиятов.

#миллипроект

https://www.tatar-inform.ru/news/health/04-02-2020/oborudovanie-na-490-mln-rubley-zakupil-rkod-rt-po-natsproektu-zdravoohranenie-5720544 файдаланылды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев