Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сәламәтлек үзебездән тора

Сәламәтлек үзебездән тора Табигать безнең җаныбызны җылыта, яшәргә дәртне арттыра. Яз-җәй-көз айлары табигать хәзинәсеннән файдаланып калырга да мөмкинлек бирә. Даруга яраклы үләннәрне олы юллардан читтә, экологик чиста урыннарда, тамыр-сабакларга зыян китермәслек итеп җыярга тырышыгыз. Кан басымы югары булса. 1 стакан балга 1 стакан суган суы кушып болгатасы һәм өстен каплап,...

Сәламәтлек үзебездән тора

Табигать безнең җаныбызны җылыта, яшәргә дәртне арттыра. Яз-җәй-көз айлары табигать хәзинәсеннән файдаланып калырга да мөмкинлек бирә.

Даруга яраклы үләннәрне олы юллардан читтә, экологик чиста урыннарда, тамыр-сабакларга зыян китермәслек итеп җыярга тырышыгыз.

  • Кан басымы югары булса. 1 стакан балга 1 стакан суган суы кушып болгатасы һәм өстен каплап, салкынча караңгы урында тотасы. Көнгә 3 тапкыр, ашар алдыннан 1 сәгать кала 1 аш кашыгы эчәргә. Йөрәк авыруыннан, кан басымы түбән булса, склероздан ашаганнан соң 2-3 сәгать үткәч шушы кушылманы эчәргә кирәк. Дәвалану - 2 ай чамасы. Суганны кыргычтан уып ике кат марля аша сыгарга кирәк.
  • Өлкән кешеләр хәтер начарланудан зарланалар. Моны булдырмас өчен андыз тамыры (30 г киптерелгән тамырны 0,5 л аракыга салып) төнәтмәсен 25 г эчәләр. Дәвалану - 1,5 ай.
  • Йокысызлыктан интеккәндә укроп орлыгы файдаланыла. 50 г укроп орлыгын 0,5 л шәрабта сүрән утта кайнатып чыгаргач, йоклар алдыннан 1-2 кашык чамасы эчәргә кирәк.
  • Тамак авыртканнан 2 аш кашыгы сукыр кычыткан төнәтмәсен көнгә 3 тапкыр эчәргә була. Төнәтмәне болай ясыйлар: 20 г үләнне 1 стакан кайнар суга салып суыталар. Даруханәләрдән алган төнәтмәне, 10ар тамчы итеп, көнгә 3 тапкыр эчәсе.
  • Ангинадан чөгендер суы файдалы. Моның өчен кыргычта уылган бер стакан чөгендергә бер аш кашыгы уксус (серкә) саласы һәм болгатып, бераз тондырганнан соң согын сыгып аласы. Әледән-әле авызны, тамак төбен чайкап (бераз йотып җибәрсәң дә ярый) торсаң, хәтта хроник ангиннадан (тонзиллит) да котылырга була.
  • Бронхларда бума чире (астма) булганда сарымсак ярдәм итә. Ике баш сарымсак белән 5 лимонны кыргычта уып кушасың да 1 л кайнатып суыткан су саласың, 5 көннән соң сөзеп, көнгә 5 тапкыр, ашарга 20 минут кала, берәр аш кашыгы эчәсе.
  • Йөткергәннән сыра әйбәт, 1 шешә сырага 1 аш кашыгы шикәр комы салып җылытасы да йөткергәндә 1-2 стакан эчәсе.
  • Карабодай чәчге - коры ютәлдән дәва: 40 г чәчәкне 1 л кайнар суга салып төнәтәсе.
  • Шикәр авыруы булганда сирень чәчәгенең бөреләре файдалы. Яз көне чәчәк бөреләрен күләгәдә киптерәләр һәм 1 л кайнар суга 1 аш кашыгы бөре салып, чәй шикелле парландыралар. Көнгә өч тапкыр ашар алдыннан 1 аш кашыгы чамасы эчәләр. Әрекмән тамыры, фасоль кузагы һәм караҗиләк (черника) яфраклары белән кайнатып эчкәндә кандагы шикәр күләмен киметергә була.
  • Бавырны балга кушылган мүк җиләге белән дәваларга була. Көн саен бер стакан баллы җиләк ашасагыз, бавырның ялкынсынуы бетәр. Тырнак гөле (календула) да бавыр авыруыннан файдалы. 40 г кипкән үләнне 1 л кайнар суда пешереп, көнгә 3 тапкыр эчәргә кирәк. Сөткә сыра кушып (0,5 л сөткә 1 л сыра) эчкәндә дә бавыр авыртуы җиңеләя. Аны ашар алдыннан көнгә 3 тапкыр берәр стакан эчәләр.

"Сәламәт булыйк!" календареннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев