Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Соңга калдым, әнкәй... – “Әтнә таңы”

Тиздән кадерле әниләребезнең бәйрәме җитә. Барлык әниләрне дә котлыйм. Исән чакта кадерләп калыйк аларны. Соңга да калына икән... Авылымнан киткән чакта, Әнкәй калды озатып. Күкрәгенә кысты ул- Күз яшенә чыланып. Рәнҗемә син мина, Кайталмаган чак булгандыр. Күргәч кабат мине әгәр, Йомшак күңелен туладыр. Күңелең белән җибәрмәдең, Тутырып карадын күземә. Кулны...

Тиздән кадерле әниләребезнең бәйрәме җитә. Барлык әниләрне дә котлыйм. Исән чакта кадерләп калыйк аларны. Соңга да калына икән...

Авылымнан киткән чакта,

Әнкәй калды озатып.

Күкрәгенә кысты ул-

Күз яшенә чыланып.

Рәнҗемә син мина,

Кайталмаган чак булгандыр.

Күргәч кабат мине әгәр,

Йомшак күңелен туладыр.

Күңелең белән җибәрмәдең,

Тутырып карадын күземә.

Кулны суздың да син,

Башыңны куеп иңемә.

Сулышың тирән иде,

Тып-тын калды бар җиһан

Адымың атлый бардың.

Хушлашмыйча, минем артымнан.

Авыр иде шулчак

Аерылу төп нигездән.

Онытмам, сине, әнкәй,

Кузләремне алалмыйм күзеңнән.

Кочтым әнкәйне, тәүге тапкыр.

Әйтәлмыйча соңгы сүземне.

"Кайтырмын, көт мине " - дип,

Төбәдем яшьле күземне.

Соңгы минут булган икән,

Безнең соңгы күрешү.

Ашкынып кайттым, соң иде...

Кочам хәзер таш каберне.

Кичер, әнкәй! Озакладым.

Кайталмадым исән чагында.

Истәлегең, чигелгән кулъяулык.

Кысып алдым кулыма.

Ландыш ДИМЕЕВА, Яшел Үзән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев