Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Соңга калып булса да: әниләрнең йөзләре шат иде

"Әниләр бәйрәме" уңаеннан мәктәпкә һәр укучының да әнисе, әбисе килгән иде. Бәйрәм төрле бәйгеләр, вилеоязмалар белән үрелеп барды", дип хәбәр итте Бәрәскә урта мәктәбенең 2 сыйныф укучысы Искәндәр Сибагатуллин.


Әниләр бәйрәме уңаеннан мәктәпнең актлар залына һәр укучының да әнисе, әбиләре килгән. "Көне дә, әниләребез сыман, якты, нурлы булды", ди ул. Бәйрәм төрле бәйгеләр, видеоязмалар белән үрелеп бара. Әниләрнең кул эшләренә багышланган күргәзмәдә аларның осталыклары ачык күренә. Ә менә укучылар, әниләренең рәсемнәрен ясыйлар, ә алар рәсемнән карап үзләрен таныйлар... Кызык бәйге бит!

Укытучы апалары бәйрәмне тагын да ямьләндереп җибәрү өчен, төрле табышмак, мәкальләр, уеннар әзерләгәннәр. Монда кемнең тапкыр, җитез икәнлеге ачыклана. Җырлыйлар, бииләр, шигырьләр сөйлиләр. Әниләргә үзләре әзерләгән бүләкләрне тапшыралар. "Ә иң күңеллесе - кызларның малайларга алъяпкыч киертүе һәм яулык бәйләве булды, - дип яза автор. - Иң кадерле кешеләребезнең йөзләре бик шат, көләч иде. Әниләребез гомергә бәхетле булсын".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев