Соңгы буран Әтнә кызын тилерткән
Язга кереп барыш Кыштан язга кереп барыш... Хисләрем иләс-миләс. Дөньяма да нидер булды: Әле тын, әле җиләс. Кыштан язга кереп барыш... Уйлар керде-чыктылы. Соңгы буран мин тилене Аяктан ук ектымы?.. Кыштан язга кереп барыш... Йокылар туяр-туймас. Язгы боз кебек юлларым - Атлыймын кыяр-кыймас. Кыштан язга кереп барыш... Карлар аклы-каралы. Көн...
Язга кереп барыш
Кыштан язга кереп барыш...
Хисләрем иләс-миләс.
Дөньяма да нидер булды:
Әле тын, әле җиләс.
Кыштан язга кереп барыш...
Уйлар керде-чыктылы.
Соңгы буран мин тилене
Аяктан ук ектымы?..
Кыштан язга кереп барыш...
Йокылар туяр-туймас.
Язгы боз кебек юлларым -
Атлыймын кыяр-кыймас.
Кыштан язга кереп барыш...
Карлар аклы-каралы.
Көн дә сиңа гашыйк булам
Аермый ак-караны.
Кыштан язга кереп барыш...
Дөньялар әрле-бирле...
Өметләр дә яшәрер күк,
Яшәртсә язлар җирне.
Гөлүсә Батталова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев