ЗӨҺРӘ ӘБИГӘ – 90 ЯШЬ
"Күкрәгемә куеп ипи кисәр көннәрне күрсәм иде - бар хыялым шул булды".
90 яшен тутырган Зөһрә Заһидулла кызының бүгенге мул тормышка куанып, күргән михнәтләренә уфтанып әйткән сүзләре бу.
Чистай районы Ромашкино авылында туып-үскән Зөһрә апа бүген сеңлесе Сара тәрбиясендә, Олы Мәңгәр авылында яши. 1923 елда, гаиләдә икенче бала булып дөньяга килә ул. Сугыш алдыннан әтиләре үлә, әниләре ишле гаиләне Кострома якларына алып чыгып китә. Тик тыныч кына яшәү насыйп булмый, сугыш башлана. Кечкенә балаларны ятимнәр йортларына җыю башлангач, әниләре "Ичмасам, барыбыз бергә булырбыз", - дип сабыйларын җыеп кире туган якларына юл тота. 1943 елда авылдан чыгып китә Зөһрә апа. Аңа бу вакытта 20 яшь була. Шуннан башлана да инде. Язмыш кагып-сугып ил буйлап йөртә аны. Урманын да кисә, торфын да чыгара, хәрби белем алырга да өлгерә. Ил белән килгән булгач, бер нәрсә дә эшләп булмый шул. Пенсиягә Кострома шәһәрендәге туку фабрикасында эшләп чыга. Олы Мәңгәргә кайтып яши башлавына да 14 ел була икән инде. Бүгенге тормышыннан бик канәгәть Зөһрә апа. Булганына шөкер итеп, сеңелесенә, аның балаларына рәхмәт укый."Бер кояштан, бер кояшка хәтле эшләдек. Ашау ягы бик тә начар иде",- дип үткәннәрен барлый. Тормышлары җитеш, өйләре җылы. Күз тимәсен, Зөһрә апаның зиһеннәре дә бик үткен. Әнә бит, әле 85не генә тутырган сеңлесе дә, берәр нәрсәне искә төшерә алмый торса, "Апа, шулаймы әле?" дип, Зөһрә ападан сорый. Кызганычка каршы, күзләре генә күрми. Шулай чөкердәшеп, бер- берсенә иптәш булып гомер итә алар. Зөһрә Гайнуллинаны 90 яшьлек юбилее белән котларга район башкарма комитеты җитәкчесе Габделнур Мәрданов, социаль яклау бүлеге консультанты Ирина Дәүләтшина һәм Олы Мәңгәр җирле үзидарә җитәкчесе Вазыйх Хисмәтуллин килгән.
Габделнур Гыйльметдин улы РФ Президенты, район хакимияте башлыгы исеменнән котлауларны укыганда Зөһрә апаның күзләрендә яшь иде. Чәчәкләр дә, бүләкләр дә бирделәр аңа. Ә аның өчен туган көнендә иң кадерлесе - үзен онытмаулары, искә алып котларга килүләре булгандыр. Күңел булу өчен бик күп кирәкми шул.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
28 май 2022 - 12:23Көннәре билгеле Татар халкының милли бәйрәме Сабантуйларның көне билгеле булды.2100
-
28 май 2022 - 10:11Кабат декада уза Игътибар, райондашлар! «Әтнә таңы» кабат матбугатка язылу ункөнлеге уздыра.2200
-
28 май 2022 - 08:00Исән калыйм дисәң, каеш так! 25-31 май көннәрендә республикада “Куркынычсызлык каешы” исемле оператив-профилактик чара уза.6100
-
27 май 2022 - 16:07Җәйге чорга керәбез Гадәттә, әлеге чорны янгыннар күп була торган вакытка саныйлар. Кызганычка каршы, статистика мәгълүматлары шуны раслый.10700
-
27 май 2022 - 15:07Шөпшәләр һәм төклетуралар бал ясыймы? Шөпшәләр, төклетуралар һәм бал кортлары охшаш тормыш рәвеше алып бара һәм барысы да элпәканатлылар отрядына керә.9500
-
27 май 2022 - 14:21“Ашау-эчү әйбәт, режим, спорт...” Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссариат, традиция буенча, армия хезмәтенә китәсе егетләрне Кишет авылына – якташыбыз, Советлар Союзы герое Гани Сафиуллин музеена җыйды.13100
-
27 май 2022 - 13:15Хәбәрнамә алдыгызмы әле? Яңалык арты, яңалык. Кайда, нәрсә, ни өчен? Аңлап кына өлгер, валлаһи. Соңгы елларда пенсия фонды белән бәйле төрле үзгәрешләр, яңалыклар, кертемнәр, түләүләр турында ишетеп, укып торабыз.9200
-
27 май 2022 - 11:52Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы авыл туризмын үстерү буенча 2023 елга «Агротуризм» проектларын сайлап алу башлану турында игълан итә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы Авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу буенча дәүләт программасының “Авыл туризмын үстерү” проекты кысаларында 2023 елга авыл туризмын үстерү буенча проектларны башлангыч сайлап алу максатларында заявкалар һәм документлар кабул итү башлану турында игълан итә.9200
-
27 май 2022 - 11:50АО «Транснефть – Прикамье» провело плановое масштабное пожарно-тактическое учение на НПС АО «Транснефть – Прикамье» провело пожарно-тактическое учение по тушению условного возгорания в резервуарном парке нефтеперекачивающей станции (НПС) «Калейкино» Ромашкинского районного нефтепроводного управления. Мероприятие проводилось совместно с подразделениями Федеральной противопожарной службы (ФПС) по Республике Татарстан МЧС России.5900
-
27 май 2022 - 11:22Бердәнбер тыл ветеранына бүләк тапшырдылар Район ветераннар советы тарафыннан әзерләнгән бүләкләрне Кышлау авылындагы бердәнбер тыл ветераны Бәхрәм абый Абдуллинга һәм авыл җирлегенең ветераннар советы җитәкчесе Венера апа Җиһаншинага тапшырып кайттык.18300
-
27 май 2022 - 10:14Файдалы мастер-класс узды Әтнә районының сәнгать мәктәбе укытучылары өчен мастер-класс узды.12301
-
27 май 2022 - 09:15Казанда яшәүчедән мошенниклар 840 мең сумнан артык акча урлаган Казанда чираттагы телефон мошенниклыгы очрагы теркәлгән. Бу юлы җинаятьчеләрнең тозагына шәһәрдә яшәүче 40 яшьлек хатын-кыз эләккән.9700
-
26 май 2022 - 16:35Булачак солдатлар
-
26 май 2022 - 09:25БТИ
-
23 май 2022 - 13:36"Килен төшә бүген авылга... "
-
27 май 2022 - 11:52Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы авыл туризмын үстерү буенча 2023 елга «Агротуризм» проектларын сайлап алу башлану турында игълан итә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы Авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу буенча дәүләт программасының “Авыл туризмын үстерү” проекты кысаларында 2023 елга авыл туризмын үстерү буенча проектларны башлангыч сайлап алу максатларында заявкалар һәм документлар кабул итү башлану турында игълан итә.9200
-
14 май 2022 - 16:05Өч районнан – 25 % Язның тоткарлануы игенчелеккә генә түгел, терлекчелеккә дә сизелерлек тискәре йогынты ясый.34400
-
26 май 2022 - 17:00Булачак солдатларБу көннәрдә мәктәпләрнең югары сыйныфларында һәм Тукай исемендәге Әтнә техникумында укучы егетләрнең хәрби хезмәткә әзерлеге уза.37100
-
25 май 2022 - 14:49«СалаваTik»лар яңа җыр бүләк итә Бүген интернет киңлекләрендә «СалаваTik»лар башкаруында «Бәтиләр» җырының клибы чыкты.95800
-
26 май 2022 - 17:00Булачак солдатлар Бу көннәрдә мәктәпләрнең югары сыйныфларында һәм Тукай исемендәге Әтнә техникумында укучы егетләрнең хәрби хезмәткә әзерлеге уза.37100
-
25 май 2022 - 14:20Зөлфия апайны җиңүе белән котлыйбыз Бүген Казан шәһәре Ленин мәдәният йортында Татарстан Республикасы ветераннар арасында үзэшчән башкаручыларның "Балкыш" 7 нче республикакүләм фестиваленең гала-концерты узды.34204
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әтнә таңы
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77-73818 от 12 октября 2018 года.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мухамедзянова Гульнар Равилевна
Адрес редакции: 422750, Республика Татарстан, с. Большая Атня, ул. Советская, д.37
Телефон редакции: 8 (84369) 2-11-33; 2-11-34; 2-11-32.
Для сообщений о фактах коррупции atnatani@maiil.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика