“90 процентлы” солдатлар
Районыбызның һәр мәктәбеннән 10 сыйныф егетләре җылы киемнәр, палатка, азык-төлек алып, Каенсар урманына юл тотты. Биредә алар 5 көн хәрби әзерлек нигезләрен өйрәнәчәк.
Мәктәпләрдә укучылар ТИН дәресендә хәрби әзерлекнең теория өлешен өйрәнә. Ә хәрби лагерьда практика белән ныгыту өстендә эшлиләр. Биредә атуга әзерлек, тактика, "строевой" әзерлек, устав үзләштерелә. 21 майда хәрби топография буенча дәресләр үткән. Хәзер егетләр төрле хәлләрдән чыгу юлларын, юнәлешләрне, компас кулланмыйча кайсы якка барырга икәнне беләләр. Пневматик мылтыктан атканнар. Ә бүген исә чын автоматны үзләштерәләр. "Тулысынча булмаса да, егетләрне 90 процент солдат дип атарга мөмкин. Элек без мәктәпләрдә атнага ике тапкыр башлангыч хәрби әзерлек дәресләре укыта идек. ТИН программасында хәрби әзерләнүләр азрак. Базаны хәрби җыенда үзләштерергә тырышабыз", - ди хәрби җитәкче Булат Зарипов. "Укытучысы, оештыручы" аталсалар да, барыбер элеккеге кебек үзләрен шулай дип йөртәләр.
Усалларны да тәртипкә утырталар монда. Элеккеге укучыларның физик яктан нык булып төшүләрен искә ала Булат Абдул улы. Соңгы елда егетләрнең көчсезрәк булуын ассызыклый. "Физкультура белән шөгыльләнмәү нәтиҗәсе", - дип аңлата. Чыныккан егетләр дә бар.
Үзләренә килгәндә, аларны биредә барысы да канәгатьләндерә. Кичләрен салкын булуга карамастан, укучылар тирә-яктагы табигатьне ошатканнар. Тамаклары да тук, зарланмыйлар. Чөнки иртәнге һәм көндезге аш үзәк ашханәдән китерелә. Кичке ашны поход режимы буенча егетләр учакта үзләре пешерәләр. Бәрәңге, ботка, гади аш белән беррәттән, елгадан тоткан балыктан уха әзерләүчеләр дә бар. Хәрби хезмәтнең барлык нечкәлекләрен үзләштереп бетерү мөмкинме, дигән сорауга фикерләр икегә бүленде. Берәүләр "мөмкин" дип җавап бирсә, икенчеләр бу укуларның вакытын озайту яклы.
Быелгы хәрби укуларга 61 укучы арасыннан 54 егет төшкән. 7 укучының белешмәсе бар. Һәрберсендә бертөрле кием. Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы егетләре генә бу яктан аерылып тора. Алар хәрби әзерлек системасына кермәсәләр дә, яшьләре буенча аны үтәргә тиеш. Егетләргә киләсе өч көндә тырышлык, сабырлык телик. Чөнки илебез сагында торганда солдатларга хәрби яктан яхшы әзерлектә булу зарур.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
4 март 2021 - 18:10Бүлмә гөлләре шаулап чәчәк атсын өчен мартта ун тамчы нәрсә сибәргә? Касторка маен әбиләр борынгы заманнардан ук кулланган икән.200
-
4 март 2021 - 17:00Татарстан синоптиклары буран, көчле җил һәм бозлавык турында кисәтә Буран сәбәпле күз күреме сизелерлек начарлана.1500
-
4 март 2021 - 15:30Җәмәгать туклануы өлкәсендәге чикләүләр Роспотребнадзор карарыннан соң йомшартылачак Татарстан рестораторлары ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка юллаган мөрәҗәгатьне хәзерге вакытта Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) карый.3500
-
4 март 2021 - 14:20Татарстанда узган тәүлектә 53 кеше коронавирус йоктырган Шул вакыт эчендә республикада Covid-19 инфекциясенең 18 184 очрагы теркәлгән.3500
-
4 март 2021 - 13:07КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #13 / "К" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.11100
-
4 март 2021 - 12:15Әтнә кызлары өчен тавыш бирик "Татар кызы - 2021": халык мәхәббәте номинациясе өчен тавыш бирү бара.8302
-
4 март 2021 - 11:08Татарстанда коронавирустан тагын өч хатын-кыз һәм бер ир-ат үлгән Пандемия башланганнан алып республикада 347 кеше инфекция корбаны булган.4800
-
4 март 2021 - 10:09Түбән Көек мәктәбендә шахмат зонасы ачылды Түбән Көек төп гомуми белем бирү мәктәбендә шахмат зонасы ачылды.7800
-
4 март 2021 - 09:05Документсыз, страховкасыз юлга чыкмагыз! Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре белән берлектә оештырылган рейдлар дәвам итә.7100
-
4 март 2021 - 08:00Миңнеханов «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыру дәвам итәчәген әйтте 2020 елда республика программасы буенча ишегалларын төзекләндерүгә 8 млрд сум акча тотылган.4500
-
3 март 2021 - 20:154 мартка һава торышы һәм ай календаре 4 мартка һава торышы һәм ай календаре.6900
-
3 март 2021 - 19:058 мартка иң начар бүләк нинди? Шкафта тузан җыеп ятачак әйбер бүләк итмәгез.10900
-
23 декабрь 2020 - 10:02Яруллина Рамина, 8 яшь
-
23 декабрь 2020 - 10:02Сираҗиева Әдилә, 7 яшь
-
22 декабрь 2020 - 14:15Василова Алия, 1 сыйныф
-
3 март 2021 - 15:55Обеспечение пожарной безопасности на объектах АПК на особом контроле Минсельхозпрода РТ В Министерстве сельского хозяйства и продовольствия РТ состоялось совещание по вопросам обеспечения пожарной безопасности на объектах агропромышленного комплекса РТ в ходе проведения сезонных полевых работ 2021 года.3000
-
2 март 2021 - 07:55Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл мәктәпләре укучыларын «АгроНТИ-2021» Бөтенроссия конкурсында катнашырга чакыра Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл мәктәпләре укучыларын «АгроНТИ-2021» Бөтенроссия конкурсында катнашырга чакыра, конкурс 5 – 10 сыйныф укучылары арасында өч яшь категорияләре һәм түбәндәге биш юнәлеш буенча уздырыла:5900
-
4 март 2021 - 13:15"Без бергә" бәйгесеТүбән Көек мәктәбендә "Без бергә" Республика бәйгесенең район туры узды.9500
-
1 март 2021 - 09:17КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #12 / "Й" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.113300
-
1 март 2021 - 13:07Безнең Сөмбел "Запорожец"лар ярышында беренче 28 февраль көнне Арча шәһәре ипподромында "Запорожец" автомобильләрендә, әфганчы-сугышчыларның "Сугышчан туганлык" район җәмәгать оешмасы призына ярышлар булып узды.27901
-
1 март 2021 - 12:05Мәктәптә туган телне зурладылар Олы Әтнәнең башлангыч мәктәбендә туган телгә багышлап күңелле чара уздырдылар25300
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әтнә таңы
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77-73818 от 12 октября 2018 года.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мухамедзянова Гульнар Равилевна
Адрес редакции: 422750, Республика Татарстан, с. Большая Атня, ул. Советская, д.37
Телефон редакции: 8 (84369) 2-11-33; 2-11-34; 2-11-32.
Для сообщений о фактах коррупции atnatani@maiil.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика