Шомлы “Карл Маркс” урамы
Районыбыз урамнары буйлап йөргән саен, көннән- көн күбрәк сорау туа. Бигрәк тә алар Әтнәнең үзәк урамы - Карл Маркска (халык телендә "центр") кагылышлы.
Аны күрүгә күңелгә шом керә. Як-якта шофер үзе теләгәнчә куелган машиналар, чиратның очы-кырые юк кебек. Юл чыгып барган җәяүлене дә күрмичә калуың бар. Хәрәкәттәге машиналар исә бер-берсенә сыпырылып диярлек узып китәләр. Чөнки башкача мөмкин түгел, урын юк. Ә яшьләр һәм түземсез йөртүчеләр шул тар урамнардан югары тизлектә йөрергә яки бер-берсен узарга да җай табалар. Нәтиҗәдә, үзәк юл чатында авария очраклары күзәтелә. Биредә велосипедка утырган кече яшьтәге балалар да күренә. Алар, бер яктан, җәяүлеләрне борчыса, икенче яктан, машина йөртүчеләргә комачаулый. Үзәк урамда юл киңәерме? Юл чатында машиналар хәрәкәтен күзәтүче камералар бармы? Велосипедка утырган балаларга берәр чара каралганмы? Бу сорауларга җавап эзләп ЮХИДИ инспекторы Фәнил Муллагалиев белән сөйләшәбез
- Карл Маркс урамында кечкенә балаларның велосипедка утырып йөрү очраклары бар. Аларга биредә йөрергә ярыймы? Хәрәкәтне чикләүче закон бармы?
- Олы юлда 14 яше тулган балаларга гына велосипедта йөрү рөхсәт ителә. Чөнки машиналар, хәрәкәт күп, бәрелү очрагы килеп чыгарга мөмкин. 14 яше тулмаган балаларны кисәтү максатыннан туктатырга тырышсак та, күбесе кача, аларны тотып булмый. Курыкмаганнары белән сөйләшәбез, карточка төзеп, аларны мәктәпләргә җибәрәбез. Әгәр дә юл кагыйдәләрен бозу очрагы күзәтелсә, балигь булмаганнар белән эшләүче инспекция хезмәткәре белән берлектә бу баланың әти-әнисен җаваплылыкка да тартырга мөмкин.
Без, мәктәпләргә йөреп, балаларга юл йөрү кагыйдәләрен аңлатабыз, тренинглар үткәрәбез, уеннар оештырабыз. 14 яшьтәге укучылар барысын да беләләр, сорауларга да җавап бирәләр. Соңыннан белемнәрен мәктәпләрдә "пятиминутка"да кабатлыйлар. Тик менә юлда кулланып бетерә алмыйлар.
- Үзәк урамның юл чатын хәтәр участокка кертәләр. Бу урында юл хәрәкәтен яздыручы камера бармы?
- Карл Маркс урамы юл чатында тәртип бозуны саклаучы камера тора. Ул онлайн режимда эшли. Әмма юл йөрү кагыйдәләрен контрольдә тотучы камералар юк. Алар кирәк, чөнки авария вакытында шаһитләр булмаска мөмкин. Ләкин һәр машинада хәзер регистраторлар бар. Нәкъ менә алар килеп чыккан бәхәсне чишәргә булыша.
- Шушы ук урамда, машиналар кую сәбәпле, юл бик тар. Сезнең фикерегез?
- Биредә машиналарның күп булуын без тикшермибез. Әгәр дә инде халык шикаять язса, бу эшне юл хәрәкәтен саклаучы инспектор үз кулына ала. Үзәк урамда юлның тараюы, иң беренче чиратта, машина йөртүченең үзеннән, аның дисциплинасыннан тора. Игътибарсызлык аркасында машиналарны тиешенчә, юл кырыеннан ук тукталышка куймыйлар.
- Машина йөртүчеләр еш кына җәяүлеләрнең олы юлдан йөрүенә зарлана. Бу күренешкә берәр чара каралганмы?
- Тротуар була торып, олы юлдан йөргән җәяүлеләргә протокол төзи алабыз. 12, 29 маддәнең 1 КОАП РФ бүлеге буенча аларга 200 сум штраф салына. Күбесенчә олы юлдан яшьләр йөри, бигрәк тә кичке вакытта.
Юлда бер-беребезгә игътибарлы булыйк!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
28 май 2022 - 12:23Көннәре билгеле Татар халкының милли бәйрәме Сабантуйларның көне билгеле булды.2300
-
28 май 2022 - 10:11Кабат декада уза Игътибар, райондашлар! «Әтнә таңы» кабат матбугатка язылу ункөнлеге уздыра.2200
-
28 май 2022 - 08:00Исән калыйм дисәң, каеш так! 25-31 май көннәрендә республикада “Куркынычсызлык каешы” исемле оператив-профилактик чара уза.6100
-
27 май 2022 - 16:07Җәйге чорга керәбез Гадәттә, әлеге чорны янгыннар күп була торган вакытка саныйлар. Кызганычка каршы, статистика мәгълүматлары шуны раслый.10800
-
27 май 2022 - 15:07Шөпшәләр һәм төклетуралар бал ясыймы? Шөпшәләр, төклетуралар һәм бал кортлары охшаш тормыш рәвеше алып бара һәм барысы да элпәканатлылар отрядына керә.9600
-
27 май 2022 - 14:21“Ашау-эчү әйбәт, режим, спорт...” Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссариат, традиция буенча, армия хезмәтенә китәсе егетләрне Кишет авылына – якташыбыз, Советлар Союзы герое Гани Сафиуллин музеена җыйды.13200
-
27 май 2022 - 13:15Хәбәрнамә алдыгызмы әле? Яңалык арты, яңалык. Кайда, нәрсә, ни өчен? Аңлап кына өлгер, валлаһи. Соңгы елларда пенсия фонды белән бәйле төрле үзгәрешләр, яңалыклар, кертемнәр, түләүләр турында ишетеп, укып торабыз.9500
-
27 май 2022 - 11:52Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы авыл туризмын үстерү буенча 2023 елга «Агротуризм» проектларын сайлап алу башлану турында игълан итә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы Авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу буенча дәүләт программасының “Авыл туризмын үстерү” проекты кысаларында 2023 елга авыл туризмын үстерү буенча проектларны башлангыч сайлап алу максатларында заявкалар һәм документлар кабул итү башлану турында игълан итә.9300
-
27 май 2022 - 11:50АО «Транснефть – Прикамье» провело плановое масштабное пожарно-тактическое учение на НПС АО «Транснефть – Прикамье» провело пожарно-тактическое учение по тушению условного возгорания в резервуарном парке нефтеперекачивающей станции (НПС) «Калейкино» Ромашкинского районного нефтепроводного управления. Мероприятие проводилось совместно с подразделениями Федеральной противопожарной службы (ФПС) по Республике Татарстан МЧС России.6000
-
27 май 2022 - 11:22Бердәнбер тыл ветеранына бүләк тапшырдылар Район ветераннар советы тарафыннан әзерләнгән бүләкләрне Кышлау авылындагы бердәнбер тыл ветераны Бәхрәм абый Абдуллинга һәм авыл җирлегенең ветераннар советы җитәкчесе Венера апа Җиһаншинага тапшырып кайттык.18300
-
27 май 2022 - 10:14Файдалы мастер-класс узды Әтнә районының сәнгать мәктәбе укытучылары өчен мастер-класс узды.12501
-
27 май 2022 - 09:15Казанда яшәүчедән мошенниклар 840 мең сумнан артык акча урлаган Казанда чираттагы телефон мошенниклыгы очрагы теркәлгән. Бу юлы җинаятьчеләрнең тозагына шәһәрдә яшәүче 40 яшьлек хатын-кыз эләккән.9900
-
26 май 2022 - 16:35Булачак солдатлар
-
26 май 2022 - 09:25БТИ
-
23 май 2022 - 13:36"Килен төшә бүген авылга... "
-
27 май 2022 - 11:52Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы авыл туризмын үстерү буенча 2023 елга «Агротуризм» проектларын сайлап алу башлану турында игълан итә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы Авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу буенча дәүләт программасының “Авыл туризмын үстерү” проекты кысаларында 2023 елга авыл туризмын үстерү буенча проектларны башлангыч сайлап алу максатларында заявкалар һәм документлар кабул итү башлану турында игълан итә.9300
-
14 май 2022 - 16:05Өч районнан – 25 % Язның тоткарлануы игенчелеккә генә түгел, терлекчелеккә дә сизелерлек тискәре йогынты ясый.34400
-
26 май 2022 - 17:00Булачак солдатларБу көннәрдә мәктәпләрнең югары сыйныфларында һәм Тукай исемендәге Әтнә техникумында укучы егетләрнең хәрби хезмәткә әзерлеге уза.37200
-
25 май 2022 - 14:49«СалаваTik»лар яңа җыр бүләк итә Бүген интернет киңлекләрендә «СалаваTik»лар башкаруында «Бәтиләр» җырының клибы чыкты.96200
-
26 май 2022 - 17:00Булачак солдатлар Бу көннәрдә мәктәпләрнең югары сыйныфларында һәм Тукай исемендәге Әтнә техникумында укучы егетләрнең хәрби хезмәткә әзерлеге уза.37200
-
25 май 2022 - 14:20Зөлфия апайны җиңүе белән котлыйбыз Бүген Казан шәһәре Ленин мәдәният йортында Татарстан Республикасы ветераннар арасында үзэшчән башкаручыларның "Балкыш" 7 нче республикакүләм фестиваленең гала-концерты узды.34204
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әтнә таңы
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77-73818 от 12 октября 2018 года.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мухамедзянова Гульнар Равилевна
Адрес редакции: 422750, Республика Татарстан, с. Большая Атня, ул. Советская, д.37
Телефон редакции: 8 (84369) 2-11-33; 2-11-34; 2-11-32.
Для сообщений о фактах коррупции atnatani@maiil.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика