Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Сорарга кайттым, бирмәделәр”...

Бу сөйкемле Әтнә кызы (зәңгәр яулыклы) турында язган идем. "Хатын үзе дәрәҗә" дип исемләнгән язмамны укучылар Гөлгенә турында белә булыр. Әтнә авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлаган кыз тормышка чыгып, ике бала үстерә. Иренә тугрылыклы хатын... һәм алар гаиләләре белән диндә, шәригать кушканча яшиләр. Исегезгә төшерегез әле... "Сорарга кайттым, бирмәделәр" - Бер-берегезгә...

Бу сөйкемле Әтнә кызы (зәңгәр яулыклы) турында язган идем. "Хатын үзе дәрәҗә" дип исемләнгән язмамны укучылар Гөлгенә турында белә булыр. Әтнә авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлаган кыз тормышка чыгып, ике бала үстерә. Иренә тугрылыклы хатын... һәм алар гаиләләре белән диндә, шәригать кушканча яшиләр.

Исегезгә төшерегез әле...

"Сорарга кайттым, бирмәделәр"
- Бер-берегезгә кем дип дәшәсез, дин тоткан гаиләнең яшәеше нинди, балалар ничек тәрбияләнә? - дип кызыксынам. Гадәттәгечә сүзне Раил башлады, монысы да гаиләдә ирнең хуҗа, хөрмәтле икәнен күрсәтә.
- Мин Гөлгенәгә хатын дип дәшәм. Хатын үзе үк дәрәҗә ул. Чөнки мин аны үземнеке итү өчен зур тырышлык куйдым. Мөселман егетенә кыз белән озак йөрергә ярамый, өч айдан соң Гөлгенәне сорарга кайттым. Никах укытыйк, дидем. Ул алар өчен көтелмәгән хәл булган инде, хәзер аңлыйм, "17 яшь кенә бит, укып бетерсең", диделәр. Бирмәделәр. 18 яшь тулгач, тагын сорый кайттым. Аннан соң диплом алганын көттем. Рәхмәт әнигә, каршы килмәде, бердәнбер кызын 18 яшендә миңа ышанып тапшырды. Без өйләнештек. Гөлгенә миңа терәк, таяныч. Гаиләбез шәригать кануннарына нигезләнгән. Аллаһы Тәгалә әйткән, Пәйгамбәребез аңлатканча, бер-беребезне хөрмәт итеп яшәргә тырышабыз. Мөселман гаиләсенә хәрам керергә тиеш түгел. Биш вакыт намаз уку, сәламәтлеге булган кешегә рамазан аенда ураза тоту гадәти күренеш. Ислам дине күзлегеннән караганда хатын-кыз ирләр күп булган җирдә булырга тиеш түгел, өйдә гаилә учагын сакласа яхшы. Матди якны ир кеше тәэмин итәргә тиеш. Хатын-кыз өйгә кайтканны саклаучы, тәмле ризык пешереп, балалар тәрбияләүче. Эштән өйгә кайтасы килеп торса, кайтышыңа өең чиста, тәмле исләр чыгарып аш пешкән булса, елмаеп хатының каршы алса, балаларың синең каршыга йөгереп килсә, моннан да зур бәхет бармы? Бездә бу шулай, Гөлгенә өйдә хуҗабикә, балалар тәрбияли, мин аңа эшләмә димим, мәҗбүр дә итмим, аңа шулай ошый, өйдә торганга карап ул эшсез тормый, сораучыларга - сабын, чәч кыстыргычлар, бантлар ясый, токмачлар җәеп кисеп бирә, аның шөгыле күп, ул үз өстендә күп эшли. Аның белән бергә кызлар да эшкә өйрәнә. Бала тәрбияләү өчен дә әллә ниләр эшләргә кирәкми, бары үзеңә балаларга үрнәк булу кирәк. Мәдрәсә гыйлемен балага әти-әни дә бирә ала. Бер яшькә якынлашып килгән, идәндә мүкәләгән бала намазлык күреп, намазлыкка ята. Бер яшьтә ул намазлыкны белә. Әти-әнисеннән күреп тәһарәт ала башлый. Намазлыкка басып, намаз хәрәкәтләрен кабатлый. Кызларыбыз Газизә белән Сәгыйдәнең икесенең дә кечкенә намазлыклары бар. Газизә, аңа 6 яшь, тәһарәт ала, намазның берничә догасын белә, үзе кызыксынып өйрәнә. Апасыннан күреп 2 яшьлеге дә колготкиларын салып, аякларын юа, - дип әйтеп бетерүе булды, Газизә "Нәс" сурәсен укый да башлады. "Ул безнең бик кызыксынучан, мин нәрсә эшләсәм, шуны эшли, доганы да үзе теләп өйрәнә, камырга тотынсам алъяпкыч белән яулыгын күтәреп килеп җитә, токмачны да бергә җәеп, бергә кисәбез. Шулай берсендә "Әни, колобок пешерик әле", ди. Кем колобок пешереп караган, хәзер интернет бар бит, эзләп таптык рецептын, пешердек. Мин нәрсә эшлим, ул шуны кабатлый. Хәзер үзе салатлар ясап куя, байтак эш кулыннан килә. Газизә эшли башласа, Сәгыйдәсе кушыла, мәш киләбез өчәүләп. Әтине менә шулай өчәүләп аш әзерләп каршы алабыз, көтеп торабыз. Ул безгә бик кадерле, гомерлек кенә булсын",- дип куана-куана сөйли Гөлгенә.
- Раил, үзең генә эшләгәч, тормыш алып бару читен түгелме?- дип кабат кызыксынам.
- Пәйгамбәребез әйтә: "Ярлылыктан куркып өйләнмичә ятмагыз", ди. Өйләнешкән гаиләгә Аллаһы Тәгалә бәрәкәтне ике тапкыр арттырып бирермен, ди. Мин моны үзебезнең гаилә мисалында да күрдем. Әти-әнинең ярдәме аз булды, алар өстендә ятмадык. Мин төрле эшләрдә эшләдем, аз гына вакыт булса шабашка китәм. Евро ремонт ясатучылар күп хәзер, эше чыгып тора, фатир өчен түләргә дә, яшәргә дә җитә. Уйламаганда фатир бирделәр, бу үзе үк Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте, ярдәме. Мин беләм бер гаиләне, ире эшли, хатыны эшли, аена 40-50 мең сум акча керә, бер балалары бар, үзләре һаман "Акча җитми", диләр. Чөнки бу акчаның бәрәкәте юк, бәрәкәт булса, акча да җитә, ризык та . Хәрам керсә, бәрәкәт югала. Без акчаны кысып тотабыз, дип әйтә алмыйм. Киенәбез дә, ашарга да бар, балаларга да кирәген, сораганнарын алабыз. Алда санап үттем, Гөлгенә үзе дә акча эшли, аның заказлары бар. Шөкерана итә белергә кирәк - ди Раил...

Гөлгенәнең күптәнге хыялы

Социаль челтәрдә соңгы вакытта Гөлгенә пешергән тортлар, тәм-томнарның сурәтләре күренә башлады. Ә элегрәк балалар өчен бантикларның төрле төрләрен ясый иде ул. Нәрсә үзгәргән, кайдан өйрәнгән, Гөлгенә Сабитова белән шул хакта сөйләшәбез.


- Камыр ризыклары, кондитер эшләнмәләре пешерү минем күптәнге хыялым иде. Мәктәптә укыганда ук кондитерга укыйсым килде. "Гаиләле кешегә повар һәнәре кыенрак, эш вакыты чикләнмәгән, соңга да калып кайтыла, тәүлек буе эшләргә туры килгән вакытлар да булырга мөмкин", дип олылар аңлатып күрсәткәч, мин бу һөнәрне сайламадым, ләкин минем хыялым беркая да китмәде. Киресенчә... эзләнә, өйрәнә башладым. Ә социаль челтәрдә ниләр генә юк. Пешереп карыйм, яңадан үзгәртәм. Үзгәртәм, үземнең белгәннәрне өстим, яңасын уйлап табам, остазым әйткәннәр искә төшә.

-Ә анысы кем?
- Мәктәптә укыганда ук, Әтнәдә чакта да, пешерергә ярата идем. Камыр куярга күрше Мөнәвәрә ападан өйрәндем. Әле дә хәтерлим, әни эшкә киткәч, Мөнәвәрә апа белән кура җиләге белән пирог пешергән идек . Мөнәвәрә апа миңа ничек камыр басарга, җәяргә кирәклеген, аның серләрен өйрәтте. Ул өйрәтә, мин өйгә чыгам да пешереп карыйм, әнинең эштән кайтышына ризык әзер, сөендерәсем килде. Сметанник кырыйларын да матур итеп кисәргә Мөнәвәрә апа өйрәтеп, эшләп күрсәтте. Мин аны кабатладым. Һәр киңәше истә. Мин аңа бик рәхмәтле, ул миңа дәү әнием кебек. Тормышка чыккач, үзлегемнән күп нәрсәгә өйрәндем. Пешеренергә яратам. Токмач басам, үзебезгә пешерәм, кызу заман, вакыт җитми, дип токмач кисеп бирүемне сораучылардан башланды. Аннан соң башкасы. Иренмим, яратам, җаныма якын бу эш. Балаларым да минем белән бергә өйрәнәләр, сөбханалла.

- Соңгы вакытта тортларыңның фотосурәтләрен сокланып карыйм, сатуга да пешерәсеңме? Бәясен ничек куясың?

-Сораган кешеләргә "Кырмыска оясы", төрле тортлар, чәк- чәкләр пешереп бирәм. Туган көннәргә, никахларга, күчтәнәчкә алып барырга, дип тә заказ бирәләр. Бәясен куйганда, күпме әйбер киткәнен барысын да исәплим Һәм шуңа өстәп үземнең хезмәтемне кушам. Әтнә техникумында алган белемнәрем гел ярдәм итә.
- Бизәү осталыгына һәр кеше өйрәнә аламы?
- Баштарак мин тортларның өсләрен банкалы персиклар, ананаслар, шоколадлар белән бизи идем. Хәзер инде кремнар беләндә бизи башладым. Өйрәнеп була, әйткәнемчә, теләгән кешегә интернет бик ярдәмгә килә.



- Син дини гаиләдән, хәзер бик дин тотып бетерә алмаган кеше дә хәләл ризык ашарга тырыша. Ашамлыкларны кайдан аласың?

- Хәләл ризыкларны, хәләл кибетләрдән алам, торт кирәк яракларын Казаннан алабыз.

- Әле син яулыклар да бәйләү белән шөгыльләнәсең...

- Никахка бәйләп бирегезче. дип киләләр. Булышам. Күбрәк үзебезнең туганнарга бәйлим инде...

- Рәхмәт, Гөлгенә. Бер җиңел генә, тәмле рецепт та әйтсәң, бик шат булыр идек.

- Бик рәхәтләнеп.

Бисквит: 5 йомырка агын сарысыннан аерырга. Агына чеметем генә тоз салып( әйбәт күперсен өчен) миксер белән бик әйбәтләп күпертергә. Шуңа 1стакан шикәр комы салып, тагын әйбәтләп күпертергә. Сарысын аерым савытта күпертергә дә, агына җайлап кына болгата- болгата салырга. 1 стакан онга - 1 пачка разрыхлитель салып, әкрен генә болгата- болгата күперткән йомыркаларга салырга. Болгатканда кашык белән, бер якка гына болгатырга. Шушы әзер массаны пергамент кәгазе җәелгән табага салырга. 170-180градуста берәр сәгатькә якын әкрен генә пешә. Пешкәндә духовканың ишеген ачмаска кирәк, алайса күпергән бисквит төшә. Һәм эшләгән вакытта йомырка саласы савытлар коры булуы кирәк, йомырканың агына су , яки сарысы эләксә әйбәт күперми.


Крем: 500 гр. 20 % лы каймак һәм 3 аш кашыгы "сахарный пудра" салып болгатырга.Кем баллырак ярата күбрәк салсагыз да була. Сметанга песок салырга кирәкми. Шикәр комы эреп бетми, авызда шытырдый торган һәм кремы сыеграк була. Бисквитны 3 кә бүлеп (минем торт табасында шулай чыга) арасына кремны сылап, банан, киви, персик турап та салсагыз була. Кем ничек тели.
Өстенә шоколад, чикләвек усагыз була. Иренмичә крем ясап бизәргәдә була. 4 йомырка агына, чеметем тоз, 1 стакан песок салып, "вод. Баняда" 15-20 минут (куерганчы, кашыктан крем агып төшми башлаганчы) миксер белән күпертергә.

Тәмле булсын, дуслар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев