Әтнә таңы

Сораштыру: иң мөһиме - нәрсә?

Газетабыз сайтында: “Яңа елны каршы алганда сезнең өчен иң мөһиме нәрсә?” булуын ачыклау максатыннан сораштыру уздырдык.

Көтелмәгән ачыш ясыйсың килсә, сораштыру үткәрергә кирәк икән ул. Менә бу юлы да бер дә уйламаганда, безнең халыкның ял итәргә яратуына тагын бер инандык. Респондентларның 62 проценты иң мөһиме – ял итәргә әзерләнү дип саный. Бәйрәм өстәленә тәм-томнар сатып алу да, Яңа елны каршы алу өчен яхшы дуслар табу да түгел, нәкъ менә, урысча әйтсәк, “от души” ял итү бик мөһим күрсәткеч безнең райондашлар өчен. Дөрес, югарыда искә алган тәм-том алу белән дуслар табуны да 15әр % сораштырылучы үз иткән. Ә менә Яңа ел алдыннан матур кием сатып алуны нибары 8 % респондент кулай күрә. Әллә монысы бик мөһим түгел дип саныйлар, әллә акчаларын мондый вак-төяккә әрәм итәргә теләмиләр... Шунысы кызык, бәйрәм алдыннан өйне генераль җыештырып чыгу мөһим дип санаучылар бөтенләй дә юк. Анысы дөрес, Яңа ел каршы алганнан соң өйне супергенераль җыештырып чыгу “просто необходимо”га әйләнә.

Менә шундый мәгүлүматлар, шундый саннар. Яңа сораштыру башланды – монысы би-ик кызык, җәмәгать. Сез дә кушылыгыз!

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: