Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сораулар барысы да урынлы

Район прокуроры Н. Сабиржанова  авыл жирлекләрендә  барлык төрле  борчыган сораулар белэн  гражданнарны кабул итүен дәвам  итә.

 

    Халкыбызны   бар да  борчый - юлсыз авыллар,  ташландык  йортлар, хужасыз этләр һәм башкалар…

    Әйтик, ике терәлеп торган авыл арасында  кайчаннардан бирле  юлсыз газап чигә икән  райондашларыбыз?!   Очрашуга баргач олы яшьтәге  апа зарланды  авыл халкы тилмергәненнэн… Кайтып та җитмәдем,    республика прокуратурасының төрле  күзәтчелек бүлекчәләреннэн  авыл халкының күмәк рәвештә   юлсызлыктан, сусызлыктан зарланып язылган шикаятьләре бер-бер артлы килеп төште тикшерүне боерыклап.

    Шушы  ук сорау белән республика прокуроры урынбасары Наумова Ю.И. оештырган очрашуга да бик ярсып  килгән иде  авыл халкы исеменнән Кыяметдиновлар гаиләсе. 

     Ярсырсың да… Авыртучыны  экскаватор чумеченә салып   «Ашыгыч ярдәм»  машинасына  кадәр озатсалар! Егерме беренче гасырда бит бу!

     Югыйсә, авыл халкы  район күләмендә генә түгел, республика күләмендә жыелмаган - икешәр мең сум - үзәрасалым акчасы җыеп туплаганнар. Шул акчаны   вак таш  алуга да юнәлткәннәр. Тик … бар нәрсәнең үз тәртибе бар бит. Авылга юлнын турысы, халкы курсәткәнчә,   – авыл хужалыгы җирләреннән, басу җиреннән. Тик бу җир кишәрлегендә юл төзү  өчен  гариза белән  барлык кирәкле  документларны туплап,   республиканын Министрлар Кабинеты  аша  уздырып    куллану тәртибен  үзгәртү  турында  ризалык карарын алу зарур.

     Юлсыз  нинди тормыш булсын ди ул! Ул барлык яктан да  кешеләрнең мөмкинчелекләрен чикли, яктан да. Әгәр янгын чыкса?  Ашыгыч ярдәм кирәк булса? Нишләргә  халыкка!?

            Авыл жирлеге күләмендәге вазыйфаи затларга да халык мәнфәгатен яклаганда үҗәтрәк, көчлерәк булырга кирәк! Районыбыз күләмендәге  вазыйфаи затлары  бу мәсьәләне тиз арада тотынып  битараф калмыйча  хэл итүләре  таләп ителә.

Халкыбызны  борчыган  сораулар, тормыштагы авырлыклар тәрле -  жирле органнарнын  вазыйфаи затлары битарафлыгыннан да,  үз эшләрен, вазыйфаларың  тиешенчә башкарып бетермәүләреннән дә,  хәл итә белмәүләре, теләмәүләреннән  дә  килеп чыга.

         Прокуратура тарафыннан  хәзерге вакытта бу мөрәҗәгать буенча тикшерү алып барыла. Нәтиҗәләре белән таныштырырбыз.

      Очрашу вакытында   физик мөмкинчелекләре чикләнгән  олы яшьтәге кеше мөрәҗәгать итте - ничә еллар буе санаторийга путевка юллый алмыйм ди, бирсәләр дә, уземә генә бирәләр, озатып баручыны кузалламыйлар  (беренче группа инвалиды) караучыга мохтаҗ булса да. Бу сорау буенча да тикшерү алып барачакбыз, сәбәпләрен ачыкларбыз.

 

   Сорауларның барысы да  урынлы…     Барысына да җаваплар булыр. Бүгенге санда  менә  шулары…

 

Район прокуроры                                                         Нурия Сабиржанова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев