Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Соры“ хезмәт базары закон тарафыннан тыела

Прокуратура тикшерүләре хезмәт турындагы законны үтәүдә тайпылышлар булуын, шул ук вакытта районда "соры" хезмәт базары барлыгынкүрсәтте. "Соры" хезмәт базары эшчеләр белән язмача хезмәт килешүләре төзелмәү, хезмәт хакын бухгалтер документларында исәпкә алынмаган юл белән түләү кебек формалар белән характерлана. Алда санап кителгән формалар хезмәт килешүе бары язмача булырга тиеш дигән Россия...

Прокуратура тикшерүләре хезмәт турындагы законны үтәүдә тайпылышлар булуын, шул ук вакытта районда "соры" хезмәт базары барлыгынкүрсәтте. "Соры" хезмәт базары эшчеләр белән язмача хезмәт килешүләре төзелмәү, хезмәт хакын бухгалтер документларында исәпкә алынмаган юл белән түләү кебек формалар белән характерлана. Алда санап кителгән формалар хезмәт килешүе бары язмача булырга тиеш дигән Россия Федерациясе Хезмәт турындагы законның 67 маддәсен бозуга китерә. Эшче белән хезмәт килешүе бөтенләй дә төзелмәгән очраклар да юк түгел. Бу эшче үзенең эш вакытын тырышып эшләп үткәрсә дә, хезмәт хакын ала алмавына китерергә мөмкин. Сезне һәм гаиләгезне, бигрәк тә балаларны матди яктан авыр хәлдә калдырасыгыз килмәсә, эш бирүчегез белән тиешле суммага хезмәт килешүе төзүне таләп итәргә кирәк. Хезмәт договорында түбәндәге белешмәләр булырга тиеш: хезмәт урынының шартлары, эш башлауның датасы, эш турында конкрет күрсәтмәләр, хезмәт шартлары һәм минималь хезмәт хакыннан да ким булмаган ( бүгенге көнгә ХХМК буенча 4330 сум) билгеле хезмәт хакы. РФ Хезмәт кодексының 68 маддәсе нигезендә эшкә хезмәткәр алу хезмәт килешүенә нигезләнеп бирелгән эш бирүченең боерыгы нигезендә рәсмиләштерелә. Боерыкның эчтәлеге хезмәт килешүе шартлары белән тәңгәл килергә тиеш. Эшкә алу турындагы боерык хезмәткәргә эш башлаганчы өч көн алдан игълан ителә. Эшкә керүченең таләбе белән эш бирүче әлеге боерыкның расланган күчермәсен аңа бирергә тиеш. Эшкә алган вакытта (килешү расланганчы) эш бирүче хезмәткәрне эчке эш тәртибе кагыйдәләре , бүтән норматив актлар, коллектив килешүе белән таныштырып, кул куйдыртырга тиеш. Еш кына язмача теркәү үтелсә дә, эшчегә хезмәт хакы түләнми. Хезмәт хакын "конверт"та түләү дә бездә киң таралган. Икътисади кризис шартларында, эш бирүче язмача килешүдә теркәлмәгән хезмәт хакын түләүдән баш тарта һәм килешүдә күрсәтелгән акчаны гына түли. Бу очракта еш кына эшче хезмәт хакының күләмле өлешеннән колак кага. Булып үткән тикшерүләр нәтиҗәсендә безнең район территориясендә дә хезмәт хакын "конверт" та түләүнең барлыгы ачыкланды. Тикшерү нәтиҗәләре буенча район прокуроры тарафыннанРФ кодексының 5.27 маддәсе 3 бүлеге , хезмәт килешүен дөрес итеп төземәү яки бөтенләй төземәү буенча шәхси эшмәкәрләр Галимова Р.Р. һәм Васильева О.А. га карата административ эшләр ачылды. Татарстан республикасы Дәүләт хезмәт инспекторы тарафыннан алар 5 һәм 6 мең күләмендә административ штрафларга тартылды. Әлеге нормага карата административ штраф рәвешендә вазыфаи затларга 10 меңнән алып 20 меңгә кадәр; юридик зат оештырмыйча гына эшмәкәрлек оештыручыларга - 5 меңнән 10 меңгә кадәр;юридик затларга - 50 меңнән 100 меңгә кадәр санкцияләр каралган. Эшмәкәрләрнең законсыз эшчәнлеге нәтиҗәсендә бюджет һәм бюджеттан тыш фондлар бердәм социаль һәм подоходный налог рәвешендә доходларны ала алмый, дәүләтнең икътисади мәнфәгатьләре кысыла, хезмәткәрләр хезмәт, пенсия һәм бүтән өлкәләрдә, шул исәптән сәләмәтлек өлкәсендә, закон тарафыннан билгеләнгән хокулар һәм гарантияләрдән мәхрүм кала. Эш бирүче хезмәт килешүе төзүдән баш тартса яки хезмәт хакының бер өлешен генә күрсәтсә, Әтнә районы пркуратурасы, Дәүләт хезмәт инспекциясенә яки судка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әтнә районында гражданнарның хезмәт хокуклары бозуны булдырмау максатыннан Әтнә районы прокуратурасында "соры" хезмәт базарына каршы тору мәсьәләләре буенча кайнар линия оештырылды. Хезмәт хокукларын бозу, хезмәт хакын түләү һәм хезмәт килешүенең "соры" формаларын куллану фактлары буенча 2-15-60 телефоны буенча яки язмача РТ, Әтнә районы, Олы Әтнә авылы, Б. Җиһаншин урамы , 8 йорт адресы буенча Әтнә прокурорына мөрәҗәгать итә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев