Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Совет эпохасы күргәзмәсе

"Вакытыгыз булса, килегез әле. Укытучылар Галия Минһаҗева белән Резеда Бәширова бүген иртән бик күңелле сюрприз әзерләп каршы алдылар", - дип хәбәр иттеләр Олы Әтнә урта мәктәбеннән.

Дөрестән дә, бик матур сюрприз ясаганнар. Гаҗәпләнүдән берара дәшә дә алмыйча тордык, рәхәт тә булып китте, без үскән чор күз алдында җәйрәп ята диярсең. Комсомол билеты, октябрят, пионер значоклары, безнең балачак уенчыклары, аяк киемнәре, крепдишин күлмәкләр, беренче мәктәп формасы, открыткалар, совет чоры газеталары, акчалары, сумкалары... затлы кешеләр генә тотып йөри торган портфельләр. "Мондый сумка Әтнәдә өч кешедә генә иде: Илсурда, Кәрамдә, миндә дип әйтте Рита апа. Баш ватабыз, тагын кемдә булды иде икән бу дип", дип елмаялар укытучылар. Кайсы якка карасаң да могҗиза монда, ничек эшләп бетергәннәр, ничек җыйнаганнар. Әле бит берничә укучы, ике укытучы гына әзерләгән.

21-27 апрель көннәрендә республикада "Татарстанның музей язы-2014" музейара акциясе уза. Бу көннәрне республика музейларына бушлай барырга мөмкин. Әле белүчеләр дә бардыр, 22 апрель - Октябрь революциясе юлбашчысы Владимир Ульянов-Ленинның туган көне. Моннан тыш, Җир шары көне дә ул.

- Шушы истәлекле даталарны берләштереп искә алырга, чормаларда, сандык төпләрендә сакланган совет чоры предметларыннан күргәзмә ясарга булдык, байтак чормаларны, авыл өйләрен барладык, - дип таныштырды Галия Минһаҗева.

Иренмәс, тынгысыз җаннар. Әле бит мәктәпкә кергәндә үк каләм белән язылган белдерү каршы алды. Белдерүдә күргәзмә һәм аның бүлекләре хакында әйтелгән. Алда әйтелгәннәргә өстәп, Ленин бабай, комсомол, пионер һәм октябрят чоры белән бәйле, совет чоры техникасы: фотоаппарат, радиоприемник, пластинкалар, ярты гасырдан артык тарихы булган китаплар, совет эпохасын гәүдәләндергән, заманы өчен берсеннән-берсе модный күлмәкләр, аяк киемнәре, төрле сумкалар, фотографияләр... Кыскасы, аларны язганнан укырга түгел, үзең барып күрергә кирәк. Мәктәпнең беренче һәм икенче катында, парталар өстендә урнашкан экспонатларны ике көн дәвамында теләгән һәркем килеп, бушлай карый ала. "Аерым бүлмәгә урнаштырабыз. Мондый күргәзмә булдыруга көч керткән укытучыларга да, укучыларга да рәхмәт", - ди мәктәп директоры Лидия Хәкимова.

"Мондый идея башыгызга каян килде?" - дип тә кызыксындык.

- Казанга экскурсиягә баргач, Бауман урамында Совет чорын гәүдәләндергән экспозициягә кергән идек. Балалар бик ошаттылар. Шунда: "Ә нишләп үзебезнең мәктәптә дә оештырмаска?" дип уйладык, - дип елмая Галия Минһаҗева.

Янәшәдә генә мәгариф музее. Хәтерлисездер, башлангыч мәктәптә оеша язган иде. Рита Садыкова андагы экспонатларны өенә ташып саклап калган, соңрак урта мәктәптә аерым бүлмәдә урнаштырган. "Музейны укытучы Ирек Дәминов җитәкли. Бу эшкә бик теләп алынды", - ди Рита апа сөенеп. Теләүчеләр, килегез, музейларның һәрберсе белән таныша аласыз. Карарлык экспонат күп, шуларның берсе - кулдан эшләнгән 100 еллык яулык. Ностальгия авыруына дучар булучылар биредә җаннарына дәва таба алалар. Хәтта чыгасы да килми. Кызыклы да, кызганыч та. Безнең заман да үтеп бара икән, дип кайттык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яңалык