Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Спонсор акчасына татар балалар бакчасы һәм мәктәбе төзергә ниятлиләр

25 меңнән артык татар яшәгән Пенза шәһәрендә хәзергә бер генә татар мәктәбе дә юк: монда татар теле якшәмбе мәктәбе кысаларында гына укытыла.

(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ», Гүзәл Насыйбуллина). Пенза татарлары мохтарияте Пенза шәһәрендә татар балалар бакчасы һәм мәктәбе төзү буенча сөйләшүләр алып бара. Бүгенге көндә әлеге мәсьәләне өлкә җитәкчелеге белән килештерү эшләре башкарыла. Бу хакта "Татар-информ" хәбәрчесенә Пенза татарлары мохтарияте рәисе Әбүбәкер Акъегетов хәбәр итте.

"Бер эшмәкәребез - Ильяс исемле егетебез - Пензада милли балалар бакчасы һәм мәктәп төзү тәкъдиме белән чыкты. Ул үзе бу эштә спонсор булырга әзер. Менә инде берничә ай өлкә җитәкчелеге белән бу хакта сөйләшүләр алып барабыз. Берничә тапкыр губернатор белән очраштык, мәгариф министры белән дә күрештек. Менә хәзер инде барлык документларны әзерләп бетердек, бүген тагын губернатор белән очрашу билгегеләнгән. Болай җитәкчелек каршы түгел. Әмма: "Мәктәп төзегез, татар телен факультатив рәвешендә укытырсыз", - диләр. Без исә моның белән килешә алмыйбыз. Татар телен, ана телебезне укыту мәҗбүри программа кысаларында булуын телибез. Федераль компонентка без аны кертә алмыйбыз, әмма җирле компонентка кертеп була", - ди Әбүбәкер Акъегетов.

Бүгенге көндә Пенза өлкәсендә 120 мең тирәсе татар исәпләнә. Хәзер 52 татар авылының 4сендә генә ана телендә белем бирелми икән. Пенза татарлары мохтарияте соңгы өч елда гына да 5 авылда ана телен укыту мөмкинлеген тудыруга ирешкән. Якындагы елларда туган телдә укыту белән барлык авылларны колачлау ниятләнә.

Пензаның үзендә исә бүгенге көндә бер генә татар мәктәбе дә юк. 25 меңнән артык татар яшәгән шәһәрдә татар теле якшәмбе мәктәбе кысаларында гына укытыла.

"Татар телендә белем алырга теләк белдерүчеләр шактый күп. Укытучыларыбыз да бар. Пензада татар телендә белем бирү мәсьәләсен хәл итү буенча инде берничә ел уйлашабыз. Киләсе елдан берничә мәктәптә - 4 микрорайонда татар телен факультатив сыйфатында укыта башлау турында шәһәр мәгариф идарәсе башлыгы белән дә сөйләшүләр алып барабыз. Татар мәктәбен төзү һәм ачу буенча да эшләребез уңар дип ышанабыз", - ди Пенза татарлары мохтарияте рәисе.

Әбүбәкер Акъегетов сүзләренчә, татар мәктәбен шәхси мәктәп буларак ачу турында да сүзләр булган. Әмма өстенлек дәүләт уку йорты булдыруга бирелә, ди ул.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/12/28/155153/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев