«Спорт — тормыш нормасы» проекты буенча узган елда 18 ГТО мәйданчыгы ясалган
Татарстанда спорт инфраструктурасы «Демография» илкүләм проектын тормышка максатыннан оештырыла.
Узган ел «Спорт — тормыш нормасы» федераль проекты буенча ГТО нормаларын тапшыру өчен 18 спорт мәйданчыгы төзелгән. Бу эшләр «Демография» илкүләм проекты кысаларында башкарылган.
Шулай ук әлеге «Спорт — тормыш нормасы» программасы буенча Лаеш һәм Минзәлә районнарында 2 баскетбол-волейбол мәйданчыгы файдалануга тапшырылган. Сарман районында тренажерлар куелган.
Буа һәм Лениногорск шәһәрләренә ике боз катыру машинасы, Чаллы, Биектау һәм Казандагы спорт мәктәпләренә хоккей өчен җиһазлар комплекты һәм тренажерлар кайтарылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев