Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сәрдәләр гүзәл затларны урамга чакырды

7 март көнне мәктәптә укучылар әти-әниләрен, укытучы апаларын 8 март белән котлап узганнан соң, Югары Сәрдә авыл җирлеге кичә, 10 мартта, 13.00 сәгатьтә авылның затлы ханымнарын, чибәр кызларын урамга дәште. Кем ничек бәйрәм итә бит. Урам бәйрәме хатын-кызлар хөрмәтенә уздырылды монда. -Бәйрәм матур узды. Алтышар кешедән 4 команда катнашты. Һәр...

7 март көнне мәктәптә укучылар әти-әниләрен, укытучы апаларын 8 март белән котлап узганнан соң, Югары Сәрдә авыл җирлеге кичә, 10 мартта, 13.00 сәгатьтә авылның затлы ханымнарын, чибәр кызларын урамга дәште. Кем ничек бәйрәм итә бит.

Урам бәйрәме хатын-кызлар хөрмәтенә уздырылды монда.

-Бәйрәм матур узды. Алтышар кешедән 4 команда катнашты. Һәр командага акчалата бүләкләр тапшырылды. Җыр-бию, уеннар, кайнар чәй, коймак, пылау... Авыл халкы канәгать булып таралды...- ди авыл җирлеге башлыгы Рәшит Хөснетдинов.

- Авыл халкы бик актив катнашты. Бәйрәмне оештырган авыл советы рәисе Хөснетдинов Рәшит Рәис улына һәм финанс яктан ярдәм иткән "Шахтер" хуҗалыгы рәисе Айназ Габделәхәт улы Хәкимовка зур рәхмәтебезне белдерәбез. Безне кайнар коймак белән сыйлаучы Гөлзилә апайга, пылау пешеруче Илсур абыйга,уеннарны оштырырга булышкан кызларга да зур рәхмәт...- диләр алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев