Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сәрдәләр кадер-хөрмәттә яши

Күрмәгәнне күрә башладык Мин гомерем буе югары Сәрдәдә яшәп, хуҗалыкның төрле эшләрендә хезмәт иттем. Авылның да, җитәкчеләрнең дә төрлесен, төрле чагын күрдем. Ә хәзергебезгә ышанасы да килми. Безнең Югары Сәрдә авылы элек "Уңыш" хуҗалыгы составында иде, аннан соң Комыргуҗага, "Шахтер" хуҗалыгына куштылар. Бүгенгебезгә сөенеп бетә алмыйбыз. Чөнки безгә, авылыбыз кешеләренә,...

Күрмәгәнне күрә башладык Мин гомерем буе югары Сәрдәдә яшәп, хуҗалыкның төрле эшләрендә хезмәт иттем. Авылның да, җитәкчеләрнең дә төрлесен, төрле чагын күрдем. Ә хәзергебезгә ышанасы да килми. Безнең Югары Сәрдә авылы элек "Уңыш" хуҗалыгы составында иде, аннан соң Комыргуҗага, "Шахтер" хуҗалыгына куштылар. Бүгенгебезгә сөенеп бетә алмыйбыз. Чөнки безгә, авылыбыз кешеләренә, караш үзгәрде. Хуҗалык җитәкчесе Әнәс Хәкимов Яңа ел алдынан пакетлар күтәреп, йорт саен һәр гаиләгә кереп, олысын-кечесен бәйрәм белән котлап йөрде. Ватанны саклаучылар көне алдыннан да, 8 март - Халыкара хатын-кызлар бәйрәмендә дә кабатланды бу кечелекле гамәл. Хатын-кызлар бәйрәме аеруча истә калды. Хуҗалык идарәсе бәйрәм белән генә котлап калмады, авылга Руслан Галимуллин концертын бүләк итте. Элек безнең мондый кадер-хөрмәтне күргән булмады. Дөрес, авыл җирлеге рәисебез Рәшит Хөснетдинов бик кешелекле, әйбәт булды. Хәлебезне белде, булышасына булышты. Ач-ялангач булмадык. Элекке җитәкчеләр дә үпкәләмәсеннәр, алар да үзләренчә тырышканнардыр. Тик хәзер без үзебезнең кадерле икәнебезне аңладык. Адәм баласына күп тә кирәкми икән, кешечә караш һәркайсыбызның күңелен күтәрде. Аллага шөкер, юлларыбыз бар. Кибетебезгә яңа пешкән икмәк кайтып тора. Балаларыбыз Мүлмәгә барып укыйлар, автобус йөртә. Барысы да исән-сау. Иртәнге көнгә ышаныч та бар. Һәркайсы исән-сау эшләсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев