Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сәрия Сабурская гражданнарның табибларга язылуда кыенлыкларга зарлануын әйтте

2018 елда барлыгы 633 хәбәр килеп ирешкән.

Татарстанның Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Сәрия Сабурская халыкның табибларга язылуда кыенлыкларга зарлануын әйтте. Бу хакта ул бүген ТР Дәүләт Советы утырышында 2018 елгы эшкә йомгак чыгышында билгеләп узды.

«Халык контроле» системасында «Хастаханәләр һәм сырхауханәләр» категориясе буенча һәр икенче мөрәҗәгать табибка язылу белән бәйле. Бер елда барлыгы 633 хәбәр килде. Мөрәҗәгатьләрнең күбесе Казан, Яр Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама районнарына кагыла», - диде Сәрия Сабурская. Ул табибка керү вакыты үтәлмәүгә зарланучылар да булганын әйтте.

Сабурская ТР Сәламәтлек саклау, Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыклары тарафыннан табибтан табибка электрон язылу функционалы кертелгәнен билгеләп узды. Бу әгәр терапевтта пациентны тар юнәлешле белгечкә күрсәтү кирәк булса кулланыла.

Аның әйтүенчә, диспансер учетында булган кешеләр өчен табибка язылу үтемлелеге проблемасы барыбер кала.
 

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/14/180834/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев