Әтнә таңы

Сөт бәяләре ник төшә?

Соңгы араларда шәхси хуҗалыкларда сыер асрау­чылардан сөт бәяләре төшү турында борчулы хәбәрләр килә. Кыска гына вакыт эчендә сөт бәясе кайбер авылларда тиеннәр белән чикләнеп калмыйча, берничә сумга түбән тәгәрәде. Татарстан Авыл хуҗа­лыгы һәм азык-төлек ми­нистр­лыгы сайтындагы рәс­ми саннар да шуны раслый. Гаиләдә төп кереме шәх­си хуҗалыгыннан бул­ганнар­ның хәле аеруча катлаулана....

Соңгы араларда шәхси хуҗалыкларда сыер асрау­чылардан сөт бәяләре төшү турында борчулы хәбәрләр килә. Кыска гына вакыт эчендә сөт бәясе кайбер авылларда тиеннәр белән чикләнеп калмыйча, берничә сумга түбән тәгәрәде. Татарстан Авыл хуҗа­лыгы һәм азык-төлек ми­нистр­лыгы сайтындагы рәс­ми саннар да шуны раслый. Гаиләдә төп кереме шәх­си хуҗалыгыннан бул­ганнар­ның хәле аеруча катлаулана.

.....Ни хикмәттер, бәя үз­гәр­теп уйнау фермер һәм инвестор хуҗалыкларын да урап узмый. Арча районы "Тукай" хуҗалыгы бүген сөт­не - 24 сум 89 тиеннән, Нурлат районы "Южный" һәм "Сөләй­ма­нов" фермер ху­җалыгы 23 сум 64 тиен­нән тапшырганда, янәшә хуҗа­лыкларда бу күр­сәт­кечнең берничә сумга азрак булуы да төрле сораулар тудыра.

Тагын да гаҗәбрәге: бер үк трейдер, ягъни сөтне күп­ләп кабул итүче арадашчы шундый ук продукция өчен төрле бәя куя. Әйтик, "Канталь" җәмгыяте Әтнә районы "Шахтер" хуҗа­лыгына 1 килограмм сөт өчен 20 сум 82 тиен түли. Ә Питрәч районы хуҗа­лык­ла­рыннан кабул ителгән сөт хакы ни сә­бәп­ледер бер­ни­чә сумга түбән...

Реклама

Билгеле, Россиядә иң күп сөт җитештерүче Татарстанда бәяләрнең 4-5 сумга ки­мүе белән килешеп яшәп булмый. Бу гамәлнең арадашчылар һәм эшкәртүче предприяти­еләрнең күб­рәк табыш алу максатыннан чыгып эшләнүе бәхәссез. Шунысын да әйтү кирәктер: Татарстан Президенты Рөстәм Миң­не­ханов кушуы буенча авыл җир­ле­к­лә­рен­дә сөт бәялә­ренең ни­лектән шулай кискен үз­гәрүе сәбәпләрен тикшерү бара. Нәтиҗәсе бу­л­мый калмас дип ышаныйк.

Республика буенча алганда... - башын, дәвамын төп чыганактан "Ватаным Татарстан" газетасы сайтыннан укыгыз:

http://vatantat.ru/index.php?pg=135

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: