Әтнә таңы

Сөт күләме сизелерлек артты

Мәгълүматларны районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алдык. Беренче багана – күмәк хуҗалыклар, икенче – 7 ноябрьгә көнлек тулай савым, өченче – узган елгыдан артык яки ким дүртенче – бу көнгә бер сыердан тәүлеклек савым (килограммнарда) Таң 40595 9498 35,30 Шахтер 39436 8426 34,29 Тукай 33331 7486 28,98 Мәңгәр 23040 5138 28,17 Ф.Галиев исем. 12730 2200 27,09 Ленин 30652 3982 26,65 Күшәр 23547 1984 23,55 Дусым 13928 1628 22,93 Уңыш 13695 5203 22,83 Районда 230324 44915 28,55

авыл хуҗалыгы
Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 7 ноябрьгә биргән оператив мәгълүматлары буенча, безнең районда бу көнгә 1 баш шартлы терлеккә 39,8 центнер азык берәмлеге – республика буенча иң күп күләмдә әзерләнгән.
Хәмит БАДИКОВ
Аерым саннарга килсәк, сенаж – 142,7 мең тонна, силос – 129,4 мең тонна, печән 5,9 мең тонна күләмендә тупланган. Шунысы да бар, Әтнәдә терлек тыгызлыгы да иң югарылардан санала. Районда авыл хуҗалыгы җирләренең 100 гектарына 45 баш терлек туры килә. Шул ук вакытта сөт саву буенча да безнең район Татарстанда әйдәп баручыларның берсе. Саннарга күз салыйк.
Көн кадагындагы саннарның берсе – көнлек тулай савым. Узган елгыдан 45 тоннага диярлек арттырып, аны 230 тоннага җиткердек. Нәтиҗәдә, кайчандыр буй җитмәслек югары тоелган саннарга ия булган Балтач районын узып, икенче урынга урнаштык. Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе сводкасына караганда, бу өлкәдә иң зур күрсәткечләр “Таң” һәм “Шахтер” күмәк хуҗалыкларында. “Тукай” һәм “Ленин”да да көнлек тулай савым шактый зур. Шунысы куанычлы, былтыргы белән чагыштырсак, тулай савымны барлык күмәк хуҗалыклар да арттыра алдылар. Югарыда телгә алган “Таң” – 9 тоннадан артык, “Шахтер” 8 тоннадан күбрәк сөт савалар. Биредә сөтне зачет исәбеннән сатуны шактый арттыра алган “Ленин”ны ассызыклау дөрес булыр. Майлылыгы 3,91гә җиткән сөт сатучы күмәк хуҗалыкта ул узган елгыдан 5112 килограммга артык. Сөт күләме районыбыз канаты астында көн күрүче “Ашыт”, “Кызыл Яр”, “Кишет” күмәк хуҗалыкларында да артты. Боларны искә алып, районның бу өлкәдә дөрес юнәлеш сайлап, терлекчелеккә җитди игътибар итү нәтиҗәсе бу дияргә кирәк.
Бер баш сыердан тәүлеклек савым буенча да кабат шул ук “Таң” һәм “Шахтер”ны телгә алмыйча булмый. Беренчесендә ул – 35 килограммнан, соңгысында 34 килограммнан артып китте. Бу уңышларның башында терлекчелеккә уңай караш, фән, заман казанышлары белән һәрдаим танышып, аларны кулланышка кертү тора. Күз алдында, бездәге терлекчелек казанышлары белән Татарстаннан гына түгел, Россия төбәкләреннән килеп танышучылар да булды. Сөт саву күрсәткечләренә килсәк, алар түбәндәгечә.

Реклама

Автор фотосы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: