Сөт сатып алу бәяләре кимүне компенсацияләргә тиешле субсидия дүшәмбе районнарга юлланачак

Сөт сатып алу бәяләренең төшүе терлек асрауга кызыксынуны киметергә тиеш түгел, диде министр Әхмәтов.
(Казан, 9 март, "Татар-информ"). Быел ике ай эчендә республикада сөт җитештерү күләме, былтыргы шундый ук дәвер белән чагыштырганда, 3% арткан һәм 200 мең тонна тәшкил иткән. Бу хакта бүген муниципаль районнар белән киңәшмәдә вице-премьер - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов әйтте.
"Безнең алда сөт җитештерү үсешен 5%тан да ким булмаган дәрәҗәгә арттыру бурычы куелды. Республиканың әлегә 12 районы гомуми күләмдә 8,5 тоннага арттыруга иреште", - диде Әхмәтов. - Традицион рәвештә алдан барган төнъяк районнарга соңгы арада Арча, Азнакай, Зәй, Сарман, Аксубай районнары кушылды. "Красный Восток"тан Яшел Үзән һәм Әлки районнарына китертелгән буаз таналар хисабына сизелерлек үсеш көтәбез".
Сөт сатып алу бәяләре белән бәйле вазгыять авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләрнең, 2 айда 179 тонна сөт сатып һәм шуның исәбенә 6 мең тонна үсешкә ирешеп тә, нибары 3,7 млрд сум табыш алуына китерде, бу былтыргы белән чагыштырганда 700 млн сумга азрак, дип билгеләп үтте министр. Аның сүзләренчә, сөт сатып алу бәяләренең түбән булуы өлкәгә карата кызыксынуны киметергә тиеш түгел. Киресенчә, бу вазгыятьтә терлек асрауга игътибарны арттыру кирәк, бу оештыру белән бәйле чыгымнарны киметү бәрабәренә эшләнергә мөмкин, дип саный министр.
Сөт сату бәяләре төшүне компенсацияләү өчен каралган 800 млн сум субсидиягә килгәндә (ул бер кг сатылган сөткә 3 сум тәшкил итә), гыйнвар ае өчен бүленгән акчалар хуҗалыкларга юлланган, диде Әхмәтов. Февраль акчалары дүшәмбе көнне юлланачак, март акчалары 10нчы апрельгә кадәр китәчәк, дип аңлатты Әхмәтов. "403 млн сум федераль субсидия да килеп җитте, безнең 292 млн сум уртак финанслау белән алар киләсе атнада районнарга барып җитәчәк, әмма федераль субсидияләрне былтыргы эшчәнлек циклын йомгакламаган, банкротлык процедурасына кергән хуҗалыклар ала алмаячак", - дип өстәде министр.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru/news/2018/03/09/159473/
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
24 гыйнвар 2021 - 10:35Киләсе елдан җанварларны төрле тамашаларда куллану өчен лицензия кирәк булачак Җанварларны тамашаларда куллану мәсьәләләре буенча халыктан 35 мөрәҗәгать килеп ирешкән.600
-
24 гыйнвар 2021 - 09:25Мәктәптә укыту өчен кәрәзле телефон куллану тыелды Укучыларга белем бирү оешмаларына смартфон алып килергә рөхсәт ителә.3300
-
23 гыйнвар 2021 - 20:152021 елда беренче балага айлык түләү күләме артты Гаиләгә түләү күләме яшәү минимумына кадәр арттырылган.10900
-
23 гыйнвар 2021 - 19:05Май ашагыз! Кышын кешеләрнең күпчелеге бит һәм кул тиресенең коры булуыннан зарлана.8700
-
23 гыйнвар 2021 - 18:05"Своя колея 2021" Показ проекта "Своя колея 2021" состоится 23 января в 18:006500
-
23 гыйнвар 2021 - 15:50Җылыту приборларын кулланганда саклык чаралары Фиргать Мөхәмәтҗанов, Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге өлкән дәүләт инспекторы7900
-
23 гыйнвар 2021 - 14:05“Туган тел елы” Районның барлык мәктәпләрендә дә “Туган тел елы”на рәсми рәвештә старт бирелгән.8900
-
23 гыйнвар 2021 - 09:30Тиз арада шалтырат! Әгәр дә уйламаганда коррупция күренешләре белән очрашсагыз, шалтыратыгыз.10200
-
23 гыйнвар 2021 - 08:15Ун көн эчендә ТР таксистларына 1,5 меңнән артык штраф язганнар Гыйнвар аенда ЮХИДИ хезмәткәрләре таксистлар гаебе белән аварияләрне киметү өчен профилактик операция үткәрделәр8700
-
22 гыйнвар 2021 - 21:00Гыйнвар аеннан Татарстанда пенсиянең уртача күләме 1 мең сумга арткан Эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсиясе 6,3 процентка индексацияләнгән.14100
-
23 декабрь 2020 - 10:02Яруллина Рамина, 8 яшь
-
23 декабрь 2020 - 10:02Сираҗиева Әдилә, 7 яшь
-
22 декабрь 2020 - 14:15Василова Алия, 1 сыйныф
-
22 декабрь 2020 - 14:15Хәбибуллин Рәзил, 7 яшь
-
22 декабрь 2020 - 14:12Хайруллин Ринат, 6 яшь
-
16 гыйнвар 2021 - 15:11Иң зур күрсәткеч - Әтнәдә Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгының сөт җитештерү һәм сату буенча 15 гыйнвар сводкасында, Әтнә районы элеккечә үк исемлекнең башында.26000
-
12 гыйнвар 2021 - 12:02Яңа Шашы авыл җирлегенә керүче авылларда балалар мәйданчыклары булдырыла Авыл җирлеге 5 авылны берләштерә, агымдагы елны 4сендә булачак ул.32700
-
13 гыйнвар 2021 - 10:30
-
21 гыйнвар 2021 - 14:54КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #7 / "Е" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.103900
-
21 гыйнвар 2021 - 16:20Күрше районда коточкыч авария Бүген Саба районы Иске Икшермә – Килдебәк юлының 11+500нче километрында коточкыч юл-транспорт фаҗигасе булды.44400
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әтнә таңы
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77-73818 от 12 октября 2018 года.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мухамедзянова Гульнар Равилевна
Адрес редакции: 422750, Республика Татарстан, с. Большая Атня, ул. Советская, д.37
Телефон редакции: 8 (84369) 2-11-33; 2-11-34; 2-11-32.
Для сообщений о фактах коррупции atnatani@maiil.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика