Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сөтебез артканнан-арта

Район күмәк хуҗалыклары көн саен 151,5 тонна тулай савым белән куандыралар. Шунысы куанычлы, Әтнә сөте көннән-көн арта. Ай башына карата - 3,5 тоннага, алдагы көнгә карата 0,5 тоннага күп булды. Бездән күбрәк Кукмара - 181 тонна, Балтач 172,5 тонна сава. Ә бер баш сыердан иң күп сөт бездә савыла. Авыл...

Район күмәк хуҗалыклары көн саен 151,5 тонна тулай савым белән куандыралар.

Шунысы куанычлы, Әтнә сөте көннән-көн арта. Ай башына карата - 3,5 тоннага, алдагы көнгә карата 0,5 тоннага күп булды. Бездән күбрәк Кукмара - 181 тонна, Балтач 172,5 тонна сава.

Ә бер баш сыердан иң күп сөт бездә савыла. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 7 декабрьгә биргән оператив мәгълүматлары бездә аның 21,3 килограммга җиткәнлеген күрсәтә. Бк күрсәткече белән икенче урында баручы Сабада 19,1 килограмм, Кукмарада - 17,6 килограмм, Балтачта - 16,6 килограмм. Аннан соңгыларныкы 1 поттан азрак.

Татарстан буенча бер сыердан тәүлеклек уртача 12,6 килограмм сөт савалар. Республикада ай башына карата күрсәткеч +18 тонна һәм шуның 3,5 тоннасы безнеке!

Күмәк хуҗалыклар күрсәткеченә килсәк, "Шахтер" әйдәп бара. Өстәвенә алдагы ел күрсәткеченнән дә 1 килограммга артык. Бу яктан карасак, "Мәңгәр" хуҗалыгы да зачет исәбеннән былтыргыдан 3 тонна ярымнан артык сөт сата. Ә "Тукай" бу күрсәткечен 6 мең тоннадан арттырды.

Районның күмәк хуҗалык күрсәткечләренә күз салыйк.

Беренче багана - хуҗалыклар, икенче - 7 декабрь көнне бер сыердан уртача тәүлеклек, өченче - бу көнне зачет исәбеннән саткан сөт (килограммнарда)

Шахтер 24,71 25051

Күшәр 23,06 19504

Таң 22,42 24337

Мәңгәр 22,41 16714

Тукай 22,25 23853

Ленин 20,73 21422

Күңгәр 19,53 8905

Дусым 18,41 10870

Уңыш 15,11 9291

КФХ Галимҗ 11,67 -

Т. Саттаров 13,00 -

Районда 21,40 159947

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев