Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Стәрлетамак мәктәбендә һөҗүмгә дучар булучыларга акчалата компенсация түләячәкләр

18 апрельдә пычак белән һөҗүм иткән укучыны ике айга кулга алганнар. (Казан, 20 апрель, "Татар-информ"). Стәрлетамак мәктәбендә гадәттән тыш хәл вакытында зыян күргән укучылар һәм укытучы акчалата компенсация алачак. Башкортстан хакимияте зыян күрүчеләргә 300 меңәр сум түләячәк, дип хәбәр итә "Российская газета" Башкортстан Хөкүмәте матбугат хезмәтенә сылтама белән. "Түләүләр төбәкнең...

18 апрельдә пычак белән һөҗүм иткән укучыны ике айга кулга алганнар.

(Казан, 20 апрель, "Татар-информ"). Стәрлетамак мәктәбендә гадәттән тыш хәл вакытында зыян күргән укучылар һәм укытучы акчалата компенсация алачак. Башкортстан хакимияте зыян күрүчеләргә 300 меңәр сум түләячәк, дип хәбәр итә "Российская газета" Башкортстан Хөкүмәте матбугат хезмәтенә сылтама белән.

"Түләүләр төбәкнең Мәгариф министрлыгы аша узачак", - дигән республика Хөкүмәте матбугат хезмәте җитәкчесе Павел Самойлин.

Башкортстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча зыян күрүчеләрнең хәле канәгатьләнерлек. Пациентлар бүлекләргә күчерелгән. Медицина ярдәме тулы күләмдә күрсәтелә.

"Башинформ" агентлыгы хәбәр иткәнчә, 18 апрельдә пычак белән һөҗүм иткән укучыны ике айга кулга алганнар. Укучыны суд залында тоткарлаганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев