Әтнә таңы

Әтнә районы

Җәмгыять

Студент кыз 15 нче каттан сикергән - " Әтнә таңы"

Казанның Универсиада авылында студент кыз - Буа кызы, 18 яшьлек Ләйсән Әхәтованың үлеме буенча Россия Тикшерү комитетының Татарстан идарәсе тикшерү уздыра. Фаҗига 27 май төнендә булган, диелә. Тикшерү органнарының беренчел фаразлары буенча, кыз 15 нче каттан аска ташланган. Балконда аның аяк киеме, ә балкон култыксасында аяк эзләре калган. Ул үзе...

Казанның Универсиада авылында студент кыз - Буа кызы, 18 яшьлек Ләйсән Әхәтованың үлеме буенча Россия Тикшерү комитетының Татарстан идарәсе тикшерү уздыра.

Фаҗига 27 май төнендә булган, диелә. Тикшерү органнарының беренчел фаразлары буенча, кыз 15 нче каттан аска ташланган. Балконда аның аяк киеме, ә балкон култыксасында аяк эзләре калган. Ул үзе яшәгән бүлмәдә үлем алды язуы да калдырган.

Хәзерге вакытта суд-медицина экспертизасы билгеләнгән. Тикшерү эше нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк.

http://intertat.ru/tt/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев